Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы турындагы Указга имза салынды

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы турында»гы Указга имза салды. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Указның тулы тексты:

«Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның вәкаләтләре тәмамлануга бәйле рәвештә, «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 9 пунктының «в» пунктчасы нигезендә карар бирәм:

1. Миңнеханов Рөстәм Нургали улын, Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазыйфасына керешкәнче, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләргә.

2. Әлеге Указ имза салынган көненнән үз көченә керә».

Төгәлрәк - http://www.kremlin.ru/acts/47951

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International