Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә World Skills International вәкилләре белән очрашуда катнашты

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов World Skills International (WSI) оешмасы вәкилләре белән очрашуда катнашты.

Очрашуны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм башкалар катнашты.

Очрашу WSI халыкара хәрәкәтенең 2019 елда WorldSkills Competition халыкара чемпионатын уздыруга Россия Федерациясенең әзерлеген билгеләве кысаларында узды.

Искәртәбез, Россия 2015 елның гыйнварында Владимир Путин кушуы нигезендә һөнәри осталык буенча халыкара ярышлар уздыру хокукына үтенечнамә биргән иде, шул чакта Ольга Голодец җитәкчелегендә оештыру комитеты да төзелде. Откан очракта, ярышлар Казанда уздырылачак.

Бүген World Skills International вәкилләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, 2019 елда Казан World Skills турнирын уздыру шәһәре итеп сайланса, дәүләт башлыгы һичшиксез анда катнашачак.

Владимир Путин сүзләренчә, Казан чараны уздыру урыны итеп сайланса, чарага илебез бик җитди әзерләнәчәк.

«Чөнки эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, һичшиксез, икътисад үсешенә турыдан-туры бәйле, ә бу исә – безнең иң төп һәм өстенлекле бурычларыбыздан берсе», – дип ассызыклады Россия Президенты.

Төгәлрәк - http://www.kremlin.ru/news/47952

Белешмә өчен:

WorldSkills – халыкара коммерциячел булмаган хәрәкәт, аңа 1950 елда нигез салынган, максаты – эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белемне үстерү. Хәзерге вакытта ул 72 илне берләштерә, Россия аңа 2012елның маенда кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International