Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны юбилее белән котлады

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиевага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде. Тәбрикләү тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.

Моннан тыш, Венера Ганиевага «Форд ЭкоСпорт» автомобиле ачкычын тапшырдылар.

Мәгълүмат өчен:

Венера Әхәт кызы Ганиева 1955 елның 24 мартында туган. Опера артисткасы, концерт-камера җырчысы (лирик-колоратур сапрано). Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (1982 ел). Шул елдан алып, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында солистка. 1999 елдан - Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасы мөдире, профессор.
Г.Тукай ис. Дәүләт премия лауреаты (1997 ел). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International