Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре кысаларында төп мәсьәләләрнең берсе – язгы чәчү кампаниясен финанслауны тәэмин итү, ул 15 млрд. сум исәпләнә, шулардан 9 млрд. сумы заем кредит ресурсларына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда сезонлы кыр эшләрен оештыру һәм башкару мәсьәләсе буенча регионнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылучы селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.
Селектор киңәшмәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада федераль министрлар, регионнар башлыклары, агросәнәгать комплексында эшчәнлекне гамәлгә ашыручы бизнес вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, соңгы берничә елда авыл хуҗалыгы яхшы темплар белән үсә. «Безгә икътисадый кыенлыкларга карамастан, бу темпларны саклап калырга кирәк», - диде Дмитрий Медведев.
Бездә климат һәм һава торышы өстәмә кыенлыклар тудыра, әмма без соңгы елларда боларны хәл итәргә өйрәндек.
Быелгы сезонда 52 млн гектарга якын җирдә язгы чәчүлекләр бар. Орлыклар һәм авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш начар түгел.
РФ Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров хәбәр иткәнчә, регионнарга федераль бюджеттан 108,1 млрд. сум күчерелгән. Моннан тыш, язгы чәчү кампаниясенә бирелгән кредитлар 24 мартка 32 млрд. сум тәшкил иткән.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, регионда язгы чәчү мәйданнары 2,9 млн. га тәшкил итә, шул исәптән уҗымнар – 490 мең га. Аның сүзләренчә, уҗымлылар буенча фараз әйбәт, мәйданнарның яртысы иминләштерелгән.
Язгы чәчүне тәэмин итәргә кирәкле 15 млрд. сумнан 9 млрд. сумы заем кредит ресурсларына туры килә, диде Рөстәм Миңнеханов, 4,5 млрд. сумы җәлеп ителгән инде. Ул федераль Хөкүмәткә аграрийларга үз вакытында ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы бюджетыннан да 2 млрд. сум бирелде, диде Рөстәм Миңнеханов.
Минераль ашламалар белән тәэмин ителеш республика буенча уртача бер гектарга 50 кг матдә туры килә, бүгенгә шуның яртысы тупланган, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республикада 95% трактор, башка авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада импортны алмаштыру кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы өчен 2 мең исемдә запас частьләр чыгарыла.
Моннан тыш, ул, гектар саен субсидияләр кысаларында бәйләнмәгән ярдәм өлешендә федераль акчалар бүлеп бирүне сорап, Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте.