Рөстәм Миңнеханов Allied Mineral Products компаниясе вәкилләре белән очрашты

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Allied Mineral Products компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар. Allied Mineral Products вәкилләре компания һәм ул чыгаручы продукция турында кыскача гына сөйләделәр.

Искәртәбез, Allied Mineral Products компаниясе кою җитештерүе өчен утка чыдам монолит материаллар җитештерү, корыч һәм алюминий җитештерү буенча бөтен дөньяга мәгълүм. Продукция кою җитештерүендә, алюминий һәм корыч җитештерүдә һәм сәнәгать базарында киң кулланыла. Утка чыдам материаллар җитештерү заводлары АКШта, КАРда, Кытайда һәм башка илләрдә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International