Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен арттыру эше күптән алып барыла

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстанда эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен арттыру эше күптән алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Competition 2019 һөнәри осталык буенча халыкара чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәренең заявкасын тәкъдир итү тәмамлангач, журналистлар белән сөйләшү барышында хәбәр итте. ММЧ вәкилләре сорауларына World Skills International президенты Саймон Бартли да җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге, республика сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән бергә, эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм үстерү белән кызыксына. «Үткән ел Татарстанда 5 ресурс үзәге булдырылды, быел исә тагын 5әү ачылачак. Барлыгы республикада 25 заманча ресурс үзәге бар. Сез үзегез дә күрәсез, безнең колледжлар һәм югары уку йортлары белән товар җитештерүчеләребез арасында бөтенләй бүтән багланышлар», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Россиянең 2012 елда WorldSkills International керүе Татарстанга яңа мөмкинлекләр бирә. Былтыр республикада WorldSkills Russia-2014 эшче һөнәрләре буенча милли чемпионат уздырылды, яшьләрдә ул зур кызыксыну уятты. Россиядә һөнәри осталык буенча халыкара чемпионаты уздыру ил өчен бик зур әһәмияткә ия булачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Казанның WorldSkills халыкара чемпионатын уздыруга хокук алуына өмете зур, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, башкаланың ике җитди конкуренты бар: Париж һәм Шарлеруа шәһәрләре. «Бик зур эшләр башкарырга кирәк булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

WorldSkills халыкара чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру хакы турындагы сорауга Саймон Бартли җавап биргәнчә, теге яисә бу чемпионатның суммасын атау кыен, чөнки ул күп күрсәткечләргә бәйле: катнашучы илләр санына, дисциплиналар санына һәм башкаларга. Бу чыгымнарны инвестицияләр дип санарга кирәк, чөнки бу акчалар киләчәк белгечләрнең һөнәри күнекмәләрен үстерүгә китәчәк, диде World Skills International президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыкара чемпионаттан республика өчен WorldSkills Arena яңа күргәзмә үзәге калачак. «Универсиаданы гына искә төшерик. Аннан калган һәр объект бүген безгә бик кирәк. Спорт биналары да, транспорт объектлары да, аэропорт та – без алардан башка Казанны күз алдына да китерә алмыйбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул билгеләп үткәнчә, 2015 елда су спорты төрләре буенча бөтендөнья чемпионаты уздыру, 2018 елда футбол буенча бөтендөнья чемпионаты матчлары һәм башка халыкара спорт ярышлары – Татарстанга инвесторлар һәм туристлар җәлеп итү өчен уңай күренеш.

«Иң мөһиме – икътисадны үстерү. Икътисад исә эшче белгечлекләренә нигезләнә. Һәм һөнәри әзерлек стандартларын күтәрү – безнең төп бурыч», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International