Рөстәм Миңнеханов: Татарстан икътисады мөстәкыйль, акча эшләргә теләүче һәм эшли белә торган кешеләргә нигезләнергә тиеш

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшкуарлары белән очрашты. Очрашу ИТ-паркта узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республика министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре, ТР муниципалитетлары башлыклары, Татарстан бизнес даирәсе вәкилләре катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан икътисады мөстәкыйль, акча эшләргә теләүче һәм эшли белә торган кешеләргә нигезләнергә тиеш. Бүген эшкуарларга икътисадта бик мөһим роль бирелә, дип ассызыклады ул.

Очрашуда без бизнес-секторны кызыксындыручы мәсьәләләр турында сөйләшергә тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу уңай инвестицион климат формалаштыру, административ йөкләнешне киметү һәм дәүләт органнарының ачык булуын тәэмин итү.

Бу Татарстан җитәкчелегенең эшкуарлар белән беренче очрашуы түгел, дип искәртте ул, һәм мондый аралашу форматы үзен уңай яктан күрсәтте. «Ышанам ки, башка регионнар да бездән үрнәк алачак», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Беренче сорауны Азнакай районыннан килгән эшкуар бирде. Аның сүзләренчә, банклар кредитлар буенча процент ставкаларын арттырдылар, бу Татарстанда шәхси эшкуарлык үсешенә тискәре тәэсир итә. Банклар да авыр чор кичерәләр, һәм бу чараларны кертергә алар мәҗбүр, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Шулай да әлеге вәзгыятьне яхшырту өчен барлык чаралар да башкарыла, дип әйтте ул. Әйтик, федераль үзәк процент ставкаларына субсидияләр бирүне кабул итте, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә.

Ислам банкингын актив үстерү буенча тәкъдимгә Рөстәм Миңнеханов әлеге тема буенча алданрак сөйләшүләр булганын икәртте. «Россия Президенты мине ислам дөньясы белән эш итүче итеп билгеләде. Инде эш төркеме билгеләнде, ул ислам илләре белән якынаюга ярдәм итәчәк», - дип әйтте вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы. Ислам илләренең финанс структуралары белән эшләү өчен тишле белгечләр әзерләргә, элемтәләр урнаштырыга, федераль законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк.

Республика фермерлары Казанда Татарстан азык-төлек җитештерүчеләре өчен күпләп сату үзәген ачу мөмкинлеге турында сорадылар. «Без инде Агропромпарк ачтык, анда шул ук идея: фермерларга үз товарларын арадашчыларсыз сата алу мөмкинлеген бирү», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. «Безнең потребительләр кооперацияләрен үстерергә кирәк, шәхси хуҗалыклар белән эшләргә. Ләкин, беренче чиратта, Агропромпарк эшен хупларга кирәк: ул сезнең өчен төзелгән, Татарстан фермерлары өчен», - дип өстәп әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын республикада тегелгән формага киендерү идеясен хуплады, һәм республикада Мәктәп формасын җитештерүчеләр ассоциациясен булдыруны тәкъдим итте. «Әгәр дә без бу базарны безнең җитештерүчеләргә бирсәк – бик әйбәт була. Башта мәктәп формалары күргәзмәсен үткәрергә һәм сыйфат дәрәҗәсе мәсьәләләре турында сөйләшергә кирәк», - дип хәл итте Рөстәм Миңнеханов.

Импортны алыштыру темасын транспорт йөк ташу компаниясе вәкиле күтәрде. Кризис шартларында йөк ташучылар чит ил йөк машиналарыннан КАМАЗ машиналарына күчәргә әзер, әмма КАМАЗ машиналары бәясе арта бара. Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” заводында бик күп чит илдә җитештерелгән автомобиль өлешләре кулланылганын искәртте, шуңа күрә йөк машиналарының бәясе дә арта. Шул ук вакытта ул логистика компанияләренең үз илебез машиналарына күчү теләкләрен уңай бәяләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, импортны алыштыру кысаларында аларга тиешле чаралар кабул итеп була.

Татарстанда парк һәм скверлар үсеше темасы буенча Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, барлык проектлар буенча да җәмәгатьчелек, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән сөйләшүләр үткәреләчәк. «Үлән һәм эскәмияле гади генә парк булса, аңа карата кызыксыну чикләнгән була. Кешеләргә тишеле шартлар булырга тиеш: җиһазлар прокаты, эчемлекләр, азык-төлек сату», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучыларның берсе Рөстәм Миңнехановка «Стратегия-2030» кысаларында республиканың һәр муниципалитетына аерым инвестицион карта ясауны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм республика җитәкчелеге мондый карталар булдыруга ярдәм итәчәген ассызыклады. «Һәр муниципалитетның үз потенциалы бар. Әйтик, Мамадыш районы үз Индустриаль паркын оештырмакчы була. Бу дөрес тә! Кризистан куркып торырга кирәк түгел, ә аңардан чыгу юлларын эзләргә кирәк», - дип өстәде вакытлыча ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы.

Казанның үзәгендә бизнес алып баручылар Рөстәм Миңнехановка түләүле парковкалар кертүнең шәхси бизнеска тискәре тәэсире турында сөйләделәр, 18-23 сәгатьтә эш көннәрендә һәм 10-22 сәгатьтә ял көннәрендә түләүсез парковка кертүне сорадылар. «Без шәхси автомобильләрдән бизәргә тиеш, такси һәм иҗтимагый транспортка ияләшик. Казан үзәгенә йөкләмәне киметергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов 2015 елның беренче кварталында эшкуарлар активлыгы кимегәнен искәртте. Әмма базарда вәзгыять тигезләнә. Моннан тыш, республиканың эшкуарларга ярдәм итү чараларының берсе дә гамәлдән чыгарылмый, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. «Бүгенге көндә банклар эшен стабильләштерү мөһим, кешеләр кредит алырга куркырга тиеш түгел. Ә эре эшкуарларга хезмәткәрләрне кыскартуны башка вакытка күчерегә кирәк. Безнең илнең икътисадый нигезе яхшы, дип уйлыйм. Иң мөһиме – дөрес һәм вакытында икътисадның ярдәмгә мохтаҗ булган секторларына ярдәм итү», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International