Татарстанда “РИТЭК” ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлар VI конкурсы башланды
2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Васыйл Шәйхразыев, “РИТЭК” ААҖнең һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар VI конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүгә багышланган киңәшмә уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының генераль директоры Игорь Бекетов, “РИТЭК” ААҖнең генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлиева катнашты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы бүген социаль проектлар белән җитди шөгыльләнә, дип билгеләде. Һәм республика бюджеты акчасына гына түгел, бәлки алдынгы предприятиеләрнең актив ярдәме белән. “Яхшы хезмәт хакын саклап, үз вакытында барлык салымнарны түләп, бу компанияләр хәйрия өчен дә акча табалар”, - дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары.
“РИТЭК” компаниясе социаль-мәдәни проектларга акча җибәрүче иң җитди предприятиеләрнең берсе, дип ассызыклады Васыйл Шәйхразыев. Конкурс кысаларында 5 ел эчендә Татарстанда 590 нан артык проект 115 млн. сумга финансланган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.