Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ резидентлары эшчәнлеге белән танышты

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы «Алабуга» МИЗда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «Аутоматив Гласс Альянс Рус» АО һәм «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ Төркия заводларының җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Алабуга» ППТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм Алабуга мунициципаль районы администрациясе җитәкчелеге озата йөрде.

«Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ААҖ мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка МДФ панельләр җитештерү турында сөйләделәр. Компания «Алабуга» МИЗ территориясендә 2014 елның 24 сентябрендә ачылган һәм Европада агач эшкәртүче иң эре предприятиеләрдән санала. Проектка барлык инвестицияләр – $600 млн. Предприятиене эшләтеп җибәргәч, 500 эш урыны булачак һәм уртак тармакларда тагын 2500 эшче кирәк булачак. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов компания эшен югары бәяләде һәм аларга киләчәк уңышлар теләде.

Шуннан соңгы объектта Рөстәм Миңнеханов автомобиль пыяласы җитештерү белән танышты. «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын 2015 елның язында ачу планлаштырыла. «Аутоматив Гласс Альянс Рус» – Төркия «Шишеджам» белән француз «Сен Гобен»ның уртак предприятиесе. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әлеге продукциягә Россия базарында ихтыяҗ зур булачак, дип өмет белдерде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз Алабуга» заводында булды. Компания – Татарстан Республикасында штамплы җитештерүне булдыру буенча беренче чит ил инвестицион проекты. Ул 2014 елның 29 августында ачылган. Яңа «Джошкуноз Алабуга» заводында Ford Motor Company һәм ОАО «Соллерс» ААҖ бергәләп төзегән Ford Sollers предприятиесе өчен автомобильләрнең штампланган кузов детальләрен җитештерә. «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ 2013 елда Россиядә автомобиль секторындагы иң яхшы инвестицион проект номинациясендә җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, компаниянең киләчәктә үсеше өчен Россия базарында кирәкле потенциалы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International