Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
18 нче – 20 нче ноябрьдә Казанда Бөтенроссия сыйфат форумы узачак
2009 елның 2 ноябре, дүшәмбе
2009 елның 18 нче – 20 нче ноябрендә Казанда Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен!” Бөтенроссия сыйфат форумы узачак. Бүген форумны оештыру комитеты утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов хәбәр итте.
Утырышта Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев катнашты.
Шуны искәртик: чараны оештыручылар – Бөтенроссия сыйфат оешмасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.
Оештыру комитеты утырышын ачып, Борис Павлов Бөтендөнья сыйфат көненең 1989 елдан бирле зур халыкара оешмалар инициативасы белән БМО химаясендә ел саен билгеләп үтелүен искәртте.
Россиядә Бөтендөнья сыйфат көне 2003 елдан бирле билгеләп үтелә.
2008 елгы соңгы форумда (ул Липецкта узды) Бөтенроссия сыйфат форумы үткәреләчәк чираттагы шәһәр итеп Татарстан башкаласы Казан сайланган иде. Бүгенге көндә форумның программасы һәм аны үткәрү урыны (“Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексы) да расланган.
Форум форматы өч көн дәвамында берничә чара үткәрүне күздә тота.
Әйтик, 18 нче ноябрьдә форум кысаларында беренче тапкыр “Кэдбери” компаниясенең командасы уникаль мастер-класс (“Кэдбери операцион системасы – предприятиенең гөрләп үсүенә илтә торган юл”) уздырачак. “Кэдбери” белгечләре (Новгород өлкәсенең Чудово шәһәрендәге шоколад фабрикасы) практик тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Соңрак, 19 нчы ноябрьдә, пленар утырыш булачак. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы президенты Александр Шохин һ.б. ның чыгыш ясавы күздә тотыла.
Шул ук көнгә форумда катнашучыларның, сыйфат белән идарә итү системасы белән танышу максатыннан, Татарстан предприятиеләренә (“Казаноргсинтез” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “КВАРТ” ААҖ, “Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ) баруы планлаштырылган.
Форумның соңгы көненә - 20 нче ноябрьгә - Россия икътисадының мөһим мәсьәләләре буенча сигез тематик “түгәрәк өстәл” үткәрү планга кертелгән. Аларда белгечләр сәламәтлек саклау һәм мәгарифнең сыйфатлылыгы, сәнәгатьтә (электр энергетикасы, авиатөзелеш һ.б. тармакларда) сыйфатлылык, дәүләти һәм муниципаль идарәнең сыйфатлылыгы, экология һәм яшәү дәрәҗәсенең сыйфатлылыгы һ.б. юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклаша алачак.
Форум кысаларында 2009 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премияләрен алуга үткәрелгән республика конкурсы лауреатлары һәм дипломантларын бүләкләү булачак.
Оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев хәбәр иткәнчә, 350 дән артык кеше Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында үткәреләчәк “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен!” Бөтенроссия сыйфат форумында катнашырга теләк белдергән.
Форум турында тулырак мәгълүмат -
http://www.vdkrf.ru
рәсми сайтында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз