Россия Президенты Дмитрий Медведев Равил Моратовны IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләде

2009 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев илебезнең танылган гражданнарына дәүләт бүләкләре бирде. Бүләкләнүчеләр арасында – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов. Ул IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Шуны искәртик: бүләкләү турындагы Указга 2009 елның 11 нче октябрендә кул куелган (Россия Федерациясе Президентының 2009 ел, 11 нче октябрь, 1144 нче номерлы Указы).
Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнде.
Россиянең Мөфтиләр советы рәисе, Россиянең Европа өлешендәге Мөселманнар рухи идарәсе рәисе Равил Гайнетдин дә рухи мәдәниятне үстерүгә һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Гомумән алганда, Россиядә 50 дән артык кешегә орден һәм дәрәҗәле исемнәр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International