Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева Дуслык ордены белән бүләкләнде

2009 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Бүген Казан Кремленең тантаналар залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева Россия Федерациясенең дәүләт бүләгенә - Дуслык орденына лаек булды.
Бүген Казан Кремлендә бүләкне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тапшырды. Орденны тапшырганда, ул федерация субъектының мәдәният министрын Дуслык ордены белән бүләкләүнең бик сирәк очрый торган хәл булуын билгеләп үтте.

Тулырак мәгълүматны Сез http://www.tatar-inform.ru/news/2009/11/02/191608/ сылтамасы буенча кереп таба аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International