Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда якынча 115 мең кеше 2014 елдагы керемнәре хакында декларация тапшырырга тиеш
2015 елның 31 марты, сишәмбе
Татарстанда 2014 ел өчен керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле 115 меңләп кеше исәпләнә. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, керемнәре турында салым органнарына мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле затлар исемлеге быел да үзгәрешсез кала. Бу исемлеккә мөлкәтен, кыйммәтле кәгазьләр, коммерцияле оешмаларда катнашу өлешен сатудан керем алучылар, фатир, бүлмә яки башка төрдәге милекне арендага биреп торудан керемгә ия булучылар, лотерея һәм бүләк рәвешендәге керемнәре булучылар, керем алып, үз вакытында аннан салым тотылып калынмаган гражданнар декларация тапшырырга тиеш. Моннан тыш, бу исемлеккә шәхси эшмәкәрләр дә керә. Югарыда санап үтелгән затлар, 30 апрельдән дә соңга калмыйча, 3-НДФЛ формасы буенча салым органнарына декларация тапшырырга тиеш, дип искәртте Марат Сафиуллин.
Идарә башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, былтыр декларация тапшыру кампаниясе барышында республикада үзләренең керемнәре турында 114 меңләп кеше хисап тоткан, исәпләнгән салымның гомуми суммасы 500 млн сум тәшкил иткән. Гражданнарның күпчелеге (83 мең кеше) милек һәм транспорт чараларын сатудан алынган керемнәрен декларацияләгән. Алар буенча 165 млн. сум күләмендә салым түләнгән.
Марат Сафиуллин билгеләп узганча, быел декларация тутыру өчен Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтында урнаштырылган һәм ирекле кулланылышта булган махсус компьютер программасыннан файдаланырга була. Әлеге программа рәсми документлардагы мәгълүматны дөрес итеп кертергә, кирәкле күрсәткечләрне автомат рәвештә исәпләргә, салым суммасын исәпләп чыгаруның дөреслеген тикшерергә һәм салым органына тәкъдим ителәчәк документны формалаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, “Салым түләүченең шәхси кабинеты” дигән электрон сервистан да файдаланып була. Хәзерге вакытта әлеге системада теркәлгән 800 меңнән артык татарстанлы биредә салым декларациясен онлайн рәвештә тутыру мөмкинлегенә ия.
Салым түләүче декларация тапшыруның 3 төрле ысулын файдалана ала: шәхсән яки нотариус раслаган ышаныч кәгазе булган вәкиле аша; заказлы хат рәвешендә почта аша һәм электрон рәвештә “Салым түләүченең шәхси кабинеты” системасы аша. 2014 ел өчен тапшырылган декларациядән чыгып, салым күләме исәпләнә. Аны 15 июльдән дә соңармыйча түләргә кирәк, дип искәртте чыгыш ясаучы.
Шунысы да игътибарга лаек: декларацияне соңга калып тыпшыручылар салым җаваплылыгына тартыла. Штраф күләме – 1 мең сумнан да ким түгел, дип тәгаенләде Марат Сафиуллин. Әмма, аның сүзләренә караганда, республикада җитди сәбәпләрсез декларацияне вакытыннан соңрак тапшыручылар саны бик аз. Былтыр, мисалга, 114 мең кешенең 1 меңе генә соңарып хисап тоткан.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз