Алексей Песошин: Контракт буенча хезмәт итү халык мәшгульлеге мәсьәләсен хәл итүнең иң яхшы юлы

2015 елның 3 апреле, җомга
Бүгенге хезмәт базары шартларында ТР Республикасы кешеләренә контракт буенча хезмәт итү һәм аны үткән вакытта ташламалар турындагы мәгълүматны җиткерергә кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР чакырылыш комиссиясе утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин.

"Хезмәт базарындагы вәзгыятьне истә тотып, халыкның бер өлешен лаеклы шартларда контракт буенча хезмәт итүгә җәлеп итү республика халкының мәшгульлек мәсьәләсен хәл итүнең иң яхшы юлы", - диде ул. Ул ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, башкарма комитет, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждение җитәкчеләренә контракт буенча хезмәт итү турындагы мәгълүматны таратырга кушып мөрәҗәгать итте.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, язгы чакырылыш вакытында республикадан 1,2 мең кеше контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп ителергә тиеш. Шул ук вакытта кайбер районнарда коммерция нигезендә хезмәткә алу проблемасы бар.

"Бу хакта күбрәк сөйләргә, ташламалар барлыгын әйтергә кирәк", - диде ул утырыш барышында. Погодин хәбәр иткәнчә, 2015 елгы язгы чакырылыш кампаниясендә Татарстанда РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен 4 мең егет чакырылырга тиеш. Беренче чиратта игътибар югары һәм урта махсус белем бирү йортларын тәмамлаучыларга бирелә.

"Чакырылыш кампаниясе оешкан төстә узарга тиеш. Куелган бурычны үтәү өчен чакырылыш яшендәге егетләр җитәрлек. Аны уңышлы башкарып чыгуга шикләнмим", - дип йомгаклады Алексей Песошин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International