Марат Әхмәтов сүзләренчә, финанс авырлыкларына карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен терлекчелек продукциясе базары яхшы булды, сатып алу бәяләре I кварталда табышлы җитештерү алып барырга мөмкинлек бирде.
Министр терлекләр баш санының торышы турында сөйләде.
“Мөгезле эре терлекнең баш саны буенча ел башына 15 мең башка плюс белән эшләдек, яисә 102%, сыерларның баш саны да киметелмәгән, -диде ул. - Дуңгызларның баш саны 3%ка, кошларның 17%ка, сарык һәм кәҗәләрнең 26%ка арткан”.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.