Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов: “Саксония дәүләте белән без бик күп юнәлешләр буенча системалы эш алып барырга җыенабыз”
2009 елның 10 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы вәкилләренең Саксония Ирекле дәүләтенә эшлекле сәфәре турында сөйләде. 2009 елның 2 нче – 5 нче ноябрендә узган бу сәфәр кысаларында кайбер беркетмә килешүләренә кул куелды.
Равил Зарипов әлеге визитның 2006 елда Татарстан Республикасы һәм Саксония дәүләте арасында имзаланган коммюнике (шуннан соң 2007 елның маенда икеяклы эш төркеме төзелә) кысаларында ясалуын билгеләп үтте.
Әйтик, 2 нче ноябрьдә Саксония икътисадына ярдәм итү департаменты, Саксониянең Энергетика агентлыгы (SAENA) һәм “Саксониянең яңадан кайтарыла торган энергиясе” оешмалар челтәре (EESA) вәкилләре белән очрашу булды. Анда Саксониянең энергетика сәясәте белән таныштырдылар.
Саксония һәм Татарстан эшлекле даирәләренең икътисади форумы 3 нче ноябрьдә узды. Форумда Саксония белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Татарстанның икътисади һәм сәнәгый потенциалын тәкъдир иттеләр. Яклар “Саксония – Татарстан” эш төркеме эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, экспорт һәм инвестиция проектларын финанслау мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шул ук көнне Саксониянең 20 дән артык предприятие һәм оешмасы вәкилләре белән самолетлар төзү, автомобильләр төзү, энергетика, фән, җиңел сәнәгать тармаклары буенча адреслы очрашулар булды. Равил Зарипов сүзләренә караганда, гомумән алганда, 60 тан артык адреслы очрашу оештырылган.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры “ЛайтекБаттери ГмбХ” предприятиесендә булды (әлеге предприятие автотранспортта файдалану, сәнәгый һәм стационар куллану өчен билгеләнгән ион-литий аккумуляторларының зур серияле элементларын ясау, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә).
Сәфәр барышында Татарстан делегациясе әгъзалары 4 нче һәм 5 нче ноябрьдә авиакосмос сәнәгате, автомобиль һәм машина төзелеше, энергетика, җиңел сәнәгать предприятиеләрендә булдылар.
5 нче ноябрьдә Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты һәм Хемниц шәһәренең Техника университеты арасында хезмәттәшлек итү турында төзелгән Килешүгә кул куелды.
Равил Зарипов Саксония дәүләте вәкилләренең Татарстанга җавап визиты 2010 елның август-сентябрь айларына билгеләнүен әйтте. “Без бик күп юнәлешләр буенча системалы эш алып барырга җыенабыз”, - диде ул.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының башлыгы республикада Машина төзелеше/җитештерү техникасы буенча компетенция үзәген төзүнең (хезмәтне оештыру, яңа җиһазлар кертү, белгечләрне укыту хисабына үзкыйммәтне киметүгә нигезләнгән заманча инжиниринг үзәген төзү) бизнес-планын язу эшләре төгәлләнеп килүен әйтте (срогы – 2009 ел ахырына кадәр). Бүгенге көндә республиканың 90 нан артык машиналар төзү предприятиесе тикшерелгән, аларның көчле һәм көчсез яклары ачыкланган. Компетенция үзәге аларны сыйфат ягыннан тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирер дип көтелә.
Журналистларның сорауларына шулай ук Туполев исемендәге КДТУ ректоры Юрий Гортышов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы “Татарстан Республикасының Энергияне саклау технологияләре үзәге” дәүләт учреждениесе директоры Евгений Мартынов җавап бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз