Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Республика министрлыклары һәм ведомстволарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген камилләштерү - Татарстан үсешенең мөһим элементы
2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Республика министрлыклары һәм ведомстволарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген камилләштерү - Татарстан үсешенең мөһим элементы. Бу хакта бүген ТР дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасында катнашучылар белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бу чара Казанда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды. Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Программада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Илдар Халиков, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә, дип белдерде.
Премьер-министр билгеләгәнчә, укулар Татарстанның Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләү кысаларында узачак. Катнашучылар бу документы эшләүчеләр белән очрашырга, шулай ук аны әзерләүгә үз өлешләрен кертергә мөмкин.
Дәүләт хезмәткәрләре укуларыннан өзелмәсен өчен, Илдар Халиков республика министрлыгы һәм ведомствосы җитәкчеләренә, аларның хезмәткәрләрен дәресләрдән өзмәүне сорап, телеграмма әзерләргә кушты.
Александр Белов сүзләренчә, укуларның нәтиҗәләре буенча программада катнашучылар төрле социаль-икътисади проектлар әзерләргә тиеш. Илдар Халиков бу проектларның һәрберсе белән шәхсән үзе танышачагын ассызыклады.
Искә төшерәбез, ТР дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар Казанда 2015 елның 6-8 апрелендә узачак. Катнашучылар өчен юрисдикция, икътисад, психология өлкәләрендә белгечләрне чакырып, төрле тренинглар һәм мастер-класслар оештырылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз