ТКХ буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтүләр тотрыклылык һәм милли икътисадны даими үстерүне тәэмин итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТКХда, тармакны яңарту драйверы буларак, дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерүгә багышланган пленар утырышта хәбәр итте. Чара Идел буе федераль округында «ТКХ -2015 форумы» кысаларында Казан шәһәрендә 7 апрельдән 8 апрельгә кадәр уза.
Форумда Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары – Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис, Татарстан Республикасы Премьер-министрының берече урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Холларның берсендә җылыту, җылылык алмашу һәм энергияне сак тоту технологияләре күргәзмәсе оештырылган иде, шулай ук ТКХ өлкәсендә энергияне ресурсларын сак тоту проектлары тәкъдир ителде. Экспозицияләрне карау барышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, проектларның иң перспективалылары республика коммуналь тармагында куллану табачак.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ТКХ мәсьәләләре Татарстан өчен актуаль булып кала бирә. Ул билгеләп үткәнчә, ТКХ реформалауга ярдәм фонды белән бергә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре уңышлы башкарыла.
«ТКХ реформалауга ярдәм фонды белән бергә без тагын бер бурычны актив хәл итәбез – гражданнарны тузган торактан күчерү. 2010 елдан бирле республикада 760 авария хәлендәге йорттан 12 мең кеше күчерелгән. Барлыгы 2,2 млрд. сум финансланган. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу максатларга акча күбрәк таләп ителә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы коммуналь инфраструктура объектларын төзү һәм яңарту турында да сөйләде. «Бүген без күп фатирлы йортларны рәткә китерәбез һәм авария хәлендәге торак мәсьәләсен хәл итәбез, бу вакытта коммуналь инфраструктура безнең чыгымнарның төп өлеше булып кала. Эре инвесторларны җәлеп итмичә, бу бурычларны тулысынча хәл итү мөмкин түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТКХны яңартуны реформалау чараларын гамәлгә ашыру торак өлкәсендә төзекләндерү дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов ТКХ өлкәсендә мәгълүмат технологияләре мәсьәләләренә аерым тукталды.
«ТКХ өлкәсендә гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрен – электрон мөрәҗәгатьләрен мониторинглау хезмәтләре булдырылды. Татарстанның рәсми сайтында идарәче оешмалар даими рәвештә республика ТКХ өлкәсенә идарә буенча һәр күп фатирлы йорт буенча барлык алыш-биреш килешүләрен бастырып чыгаралар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ТР ТКХ бердәм мәгълүмат-аналитика системасы булдыру турында сөйләде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен электрон система аша түләгәндә комиссия алмау турында карар кабул ителгән.
Иң кыен мәсьәләләрнең берсе – йортның уртак мөлкәтен тоту һәм идарәче компанияләр эше, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүген Россия идарәче компанияләре лицензия алу өчен имтихан узарга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ТСЖ һәм ЖСК җитәкчеләре өчен һөнәренә туры килү-килмәүгә тикшерү системасы булдырырга тәкъдим итте. «Торак комплексы – ул җитди механизм, тиешле күнекмәләр кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньга мөрәҗәгать итеп.
Чыгышында Михаил Мень ТКХ өлкәсенә инвестицияләр мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кризиска каршы программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ТКХга инвестицияләр кертергә теләгән инвесторлар өчен кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләүгә 4 млрд. сум алырга өметләнә.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Экспертлар советының ТКХ үстерү буенча эш төркеме җитәкчесе – «ЖКХ Развитие» НП башкарма директоры Алексей Макрушин чыгыш ясады.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень идарәче компанияләр җитәкчеләренә Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга идарә буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензияләр тапшырдылар.