Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ачык акционерлык җәмгыятендә наноматериаллар нигезендә детальләр җитештерү технопаркын төзү инициативасы белән чыкты

2009 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
Кичә, 11 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ачык акционерлык җәмгыятендә авиация сәнәгате өчен наноматериаллар һәм нанокомпозитлар нигезендә деталь һәм компонентлар җитештерү технопаркын төзү инициативасы белән чыкты. Бу турыда ул Казанда узган “Дисциплинаара катлаулы системаларны модельләштерү һәм динамикалаштыру проблемалары” халыкара семинары сессиясендә әйтте.
Шуны искәртик: Борис Павлов семинарда “Нанофән һәм мәгълүмати технологияләр: инженерлык һәм авиа-, аэрокосмос системалары өлкәсендә фундаменталь фәнни һәм гамәли аспектлар” сессиясенең рәисе буларак чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры инициативасы семинарда катнашучылар тарафыннан тулысынча хупланды.
“Дисциплинаара катлаулы системаларны модельләштерү һәм динамикалаштыру проблемалары” семинары – ул Татарстанда “Нанотехнологияләр. Казан - 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсе һәм “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” X халыкара конференциясе (бу чаралар Казанда 2009 елның 8 нче – 11 нче декабрендә узачак) кысаларында үткәрелә торган чараларның берсе.
Семинар кысаларында А.Н.Туполев исемендәге КДТУ каршындагы Физик химия проблемалары фәнни-тикшеренү институты директоры Руханил Гафуров (“Җылылык энергия җайланмаларында нанотехнологияләр методлары” һәм “Автомобиль техникасын төзүдә нанотехнологик аспектлар” доклады), А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның фәнни эш буенча проректоры Илгиз Насыйров (“А.Н.Туполев исемендәге КДТУда нанотехнологияләрнең төп юнәлешләре” доклады) һ.б. чыгыш ясады.
Юрий Нефедьев һәм Александр Гусев (В.П.Энгельгардт исемендәге обсерватория) “ЮНЕСКОның астрономик һәм фәнни-техник мирас турындагы Казан Декларациясе” исемле докладлары кысаларында В.П.Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория (КДУ) базасында ГЛОНАСС/GPS станциясен төзергә тәкъдим иттеләр. Станция җир, җир яны, җир эче күзәтүенең мониторинг системаларын кулланып, наноастрометрик күзәтүләр алып барачак.
Тематик сессия кысаларында анда катнашучылар нанотехнологияләр өлкәсендәге халыкара мәгариф программаларын исәпкә алып, гомуминженерлык, авиа- һәм аэрокосмос системаларына караган көнчыгыш-европа челтәрен төзергә тәкъдим иттеләр.
Сессиядә А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ректоры Юрий Гортышов, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ президенты Геннадий Дегтярев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе президенты Альберт Бикмуллин, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның фәнни эш буенча проректоры Илгиз Насыйров, Dubravka Mijuca (UU, Belgrade, Serbia), Татарстан һәм Россиядәге алдынгы фән-мәгариф үзәкләренең башка белгечләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International