Татарстан, Россия Федерациясенең сәнәгать өлкәсендә алдынгы регионнарның берсе буларак, Россия белән Индонезия арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә тоташтыручы буын ролендә булырга әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Россия-Индонезия бизнес-форумы кысаларында белдерде. Чара Казанда “Корстон” кунакханә комплексында узды. Шулай ук форумда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил, Татарстан Республикасы Премьер-министры – сәнәнгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия һәм Индонезия җитәкчелеген илләр арасындагы үсеп баручы мөнәсәбәтләр кысаларында региональ хезмәттәшлеккә игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы вакытта Россия – Индонезия мөнәсәбәтләре тотрыклы үсеп баралар. Индонезия – иң күп санда халык яши торган мөселман иле. Татарлар, үз чиратларында, Россиядә саны буенча икенче урындагы халык. Хезмәттәшләребезне яхшырак аңларга һәм бизнесны бер телдә алып барырга безгә уртак дин, тарих һәм мәдәни традицияләр ярдәм итәчәк», - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан - Россия Федерациясенең сәнәгать өлкәсендә алдынгы регионнарның берсе буларак, Россия белән Индонезия арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә тоташтыручы буын ролендә булырга әзер, дип белдерде ул.
Икътисад өлкәсендә багланышларга безнең мөмкинлекләр күбрәк, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ләкин әлегә алар тишле дәрәҗәдә ашырылмаганнар. Индонезиядәге кебек үк, Татарстанның гадәти икътисады нигезе – нефть чыгару һәм аны эшкәртү, дип әйтте Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Шулай ук бүген республикада югары технологияләргә басым ясала.
Без Индонезиядә Татарстан предприятиеләре - “КАМАЗ” заводы, Казан вертолетлар заводы, “Түбән Кама шина” заводы һәм башка предприятиеләр продукциясен алга этәрергә телибез, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Индонезия компанияләрен KazanSummit 2015 ислам бизнесы һәм финанлары халыкара форумында катнашырга чакырды, ул Казанда быел 15-16 июньдә узачак.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров чыгышында ассызыклаганча, агымдагы геосәяси вәзгыять кысаларында Россия Азия-Тын океан илләреннән товар агымын арттыру линиясен дәвам итәчәк. «Индонезия хәзерге вакытта Азия-Тын океан регионында гына түгел, ә гомумән халыкара аренада төп партнерларның берсе. Ике яклы сәүдә икътисадый хезмәттәшлек – безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше. Шул ук вакытта тармак икътисады ягыннан карасаң, безнең илләр үзара конкурент түгел, ә бер-берсен тулыландыра», - дип билгеләде Денис Мантуров.
«Бүген перспектив проект – машина төзелеше. Аерым алганда, “КАМАЗ” заводы Индонезия территориясендә җыю производствосын һәм сервис челтәрен оештырырга планлаштыра», - дип өстәде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры.
Индонезия Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы Софьян Җәлил Индонезиянең Көньяк-Көнчыгыш Азия базарына чыгу буенча Россия өчен төп ил булырга теләвен белдерде.
Шулай ук ул Россия эшкуарларына һәм туристларына, Индонезиядә 30 көннән дә артыграк калмау шартында, виза режимын бетерү турында белдерде. Бу Россия-Индонезия мөнәсәбәтләренә уңай тәэсир итәргә тиеш, дип әйтте Софьян Җәлил.
Шуннан утырыш тәмамлангач, Россия һәм Индонезия делегацияләре Сәүдә-икътисад һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясенең рәистәшләре сөйләшүләрендә катнаштылар.