Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия банкының Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Премьер-министрының ислам финанс институтлары белән багланышлар буенча ярдәмчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Саклык банкы белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Шулай ук республиканың бизнес өлкәсе үсешенә аерым игътибар бирелде.