Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия комиссиясендә катнашучылар Казан вертолет заводында булды

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил «Казан вертолет заводы» ААҖнең җыю цехларында булдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, башка ведомстволар вәкилләре озата йөрде.

«Казан вертолет заводы» ААҖ генераль директоры Вадим Лигай Софьян Җәлилнең заводта җитештерелүче вертолетлар модельләренә һәм предприятиенең киләчәк үсеш планнарына кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Искәртәбез, бүген «Казан вертолет заводы» ААҖ Ми-8/17, «Ансат» һәм «Ансат-У» сериясе вертолетлары җитештерә, шулай ук яңа Ми-38 вертолетын җитештерүгә әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International