Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының химаячеләр советы утырышын үткәрде
2009 елның 13 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Утырыш барышында химаячеләр советы әгъзалары кайбер тәкъдимнәрне карадылар һәм хупладылар, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының агымдагы эше турында докладлар тыңладылар.
Аерым алганда, “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” конкурсының номинацияләр санын арттыру турындагы тәкъдим хупланды. Әйтик, икътисадның өстенлекле тармакларындагы перспектив проектларны ачыклау өчен, “Наноимпульс”, “Мәгарифтә инновацияләр”, “Хезмәттәшлек” дигән яңа проектлар кертелде (Татарстаннан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән гариза бирүчеләрнең проектлары кабул ителә).
2009 елдан конкурсның партнеры – Россия венчур компаниясе (РВК). Ул конкурсның бүләкләү фондына 700 мең сум күләмендә акча керткән һәм конкурста катнашучы 5 иң яхшы эшмәкәрне 2010 елга Европаның иң зур технопаркларыннан берсе булган “София Антиполис” технопаркына (Франция) сәфәр белән бүләкли.
Шунысын билгеләп үттеләр: 2009 елда “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” конкурсында һәм “Идея-1000” инновацион проектлар программасында катнашу өчен, 1279 гариза тапшырылган. Гаризалар кабул итү Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының 20 вәкиллеге базасында оештырылган.
Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларындагы проектларны тормышка ашыра торган предприятиеләргә банк кредитлары буенча процент ставкасының бер өлешенә компенсация түләү хупланды.
2009 елда Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды биш оешмага 1776,8 мең сум күләмендә компенсация түләгән. Алар арасында “Чистай икмәк заводы” ААҖ, “Татхимфармпрепараты” ААҖ, “Күмәч-кондитер комбинаты” ААҖ, “Стиль” ҖЧҖ, “Казан программа чаралары җитештерү комбинаты” ААҖ бар.
Предприятиеләрнең инвестиция проектларын тормышка ашыруның барышы турындагы хисабына анализ ясау нәтиҗәләре нигезендә, ике оешмага (2008 елның 4 кварталы һәм 2009 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча) 855,5 мең сум күләмендә компенсация түләүне дәвам итәргә кирәк дигән тәкъдим ясалды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 20 нче декабрьгә кадәр химаячеләр советының чираттагы утырышын үткәрү планлаштырылуын әйтте. Анда фондның һәм Кече бизнес лизинг компаниясенең 2009 елдагы эшенә нәтиҗә ясалачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз