Рөстәм Миңнеханов "Doga Group" компаниясе вәкилләре белән мәгариф өлкәсендәге багланышлар мәсьәләләре турында фикер алышты

2015 елның 10 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Doga Group" (Төркия Республикасы) компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды. Яклар мәгариф өлкәсендә багланышлар һәм берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

"Doga Group" компаниясе вәкилләре белдергәнчә, хәзерге вакытта компания Россия Федерациясе территориясендә проектларны инвестицияләүнең төрле вариантларын өйрәнә. Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы - өстенлекле территорияләр исемлегендә. Компаниянең инвестицион мәнфәгатьләре мәгариф һәм сәнәгать системасы өлкәсенә карый. 

Бүгенге очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International