Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышын үткәрде. Утырышта ике мәсьәлә каралды.
Беренче мәсьәлә – “Адмирал” сәүдә үзәгендәге гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү һәм күп санда кеше булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук контроль-күзәтү органнары арасында багланышларны камилләштерү буенча чаралар; икенче мәсьәлә – Татарстан Республикасында җәмгыять иминлеген тәүмин итү буенча өстәмә чаралар.
«Урамда сату өлкәсендә без стихияле урам базарларыннан заманча күпләп сату-берәмләп сату комплексларына кадәр юлны уздык, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Тикшерү нәтиҗәсендә ачыклаганча, бөтен сәүдә-күңел ачу үзәкләре дә тиешле куркынычсызклык дәрәҗәсенә туры килми. Нәитҗәдә кешеләр һәлак була. Соңгы очрак – 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә комплексындагы янгын».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген республикада икътисадый инфраструктура һәм бизнесны алып бару уңайлыгын арттыруга шартлар булдыру, эшкуарлыкка административ киртәләрне бетерү буенча республикада зур эш адлып барыла. Аның фикеренчә, шул ук вакытта объектлар куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә заманча таләпләрне кертү һәм производство белән хезмәт күрсәтү өлкәсендә инновацион технологияләр куллану бик мөһим. «Бу эш системалы рәвештә бөтен кызыксынучы яклар катнашында алып барылырга тиеш, - дип ассызыклады ул. – Шул ук вакытта бизнесны алып бару куркынычзсызлыгын тәэмин итмәгән эшкуарлар гамәлләре тиешле игътибарсыз кала алмый. Кызганычка каршы, бизнес та, башкарма органнар белән тикшерү структуралары да үзгәреп торучы хокукый вәзгыятьтә куркынычсызлык мәсьәләләрен нәтиҗәле һәм җаваплылык белән хәл итүгә әзер булмаган».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелеш һәм реконструкция эшләре тәмамлангач файдалануга тапшырылган объектларда янгыннар саны артуны билгели. Әйтик, 2007-2014 елларда Татарстанда алда аталган объектларда янгыннар саны 75 процентка арткан. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләгәнчә, яңа төзелгән биналарда янгыннар арту республикада чыккан янгыннарның гомум саны кимү фонында бара (13,2 процентка).
«Куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә хәл ителмәгән мәсьәләләр булуны республикада соңгы елларда күп санда гражданнар булган урыннарда янгыннар раслый, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Бу «Яңа Тура» технополисы, «Вьетнам», «Даурия», «Караваево» базарлары, «Адмирал» сәүдә комплексы. 17 кеше тормышын алган соңгы фаҗига – кешеләр иминлегенә игътибар итмичә, табыш артыннан куучы бизнесны оештыручылар ягыннан да, күзәтү органнары һәм җирле хакимият ягыннан да объектны төзегән һәм аны эксплуатацияләү вакытында тиешенчә эшләп җиткермәү нәтиҗәсе».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бизнесны оештыручылар, объектны төзекләндерү һәм аннан теркәү һәм эксплуатацияләү вакытында куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү өчен, барысын да эшләгән. «Күбрәк керем алу максатында иң әһәмиятледә - кешеләр куркынычсызлыгы мәсьәләсендә акча янга калдырганнар. Нәтиҗәдә - бу фаҗига», - диде ул.
«Шәһәр һәм район хакимияте, эксплуатациягә кертмичә, сәүдә үзәге эшләвенә юл куйганнар. Күзәтү органнары вәкилләре, җитешсезлекләрне ачыклап, аларны бетерүгә тиешле чаралар үткәрмәгәннәр. Ышанам ки, тикшерү фаҗигада гаеплеләрне ачыклар, һәм вазыйфалары һәм дәрәҗәләренә карамастан, аларга лаеклы җәза билгеләр», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, янгыннан соң беренче көннәрдә авария-коткару эшләрен оештыру буенча һәм күп санда кеше булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә чаралар кабул итү буенча карар кылынды. Куркынычсызлык чараларын камилләштерү буенча һәм мондый вакыйгалар булган очракта алга таба хәвеф-хәтәр тәэсирен киметү буенча карар кабул итү мөһим, дип белдерде ул.
Иминлек советында җитәкчеләренә муниципаль хезмәткәр статусын бирү аша җәмгыять тәртибен саклау пунктлары системасын үстерү турында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ тәкъдиме каралды.
Шулай ук республикада “Имин шәһәр” аппарат-программалы комплекны булдыру эше кысаларында Казанда видеокүзәтү челтәрен киңәйтү буенча карар кабул ителде.