Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнары, прокуратура органнары белән бергәләп, Татарстан Республикасында 385 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр оештырган һәм уздырган. Бу белешмәләр бүген Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында хәбәр ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды.
2015 елның 6 апреленә 362 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр уздырылган. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 301 объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылу ачыкланган. Тулаем бу җәһәттән 2500 хокук бозу күренеше ачылган. Таләпләрне бозулар буенча 2 юридик зат, 136 вазыйфаи зат һәм ике гражданин административ җаваплылыкка тартылган, барлыгы 1,626 млн. сумлык штраф салынган. 235 тикшерү буенча мәгълүмат прокуратурага карар кабул итү өчен җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы кешеләр иң күп була торган 248 эре объекттан 216сында тикшерү уздырган. 172 объектта янгын куркынычсызлыгы һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләре бозылу ачыкланган, бу 69% тәшкил итә. 1685 таләпләрне бозу очрагы ачылган, шул исәптән 1674е – янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә, 11 – шәһәр төзелеше буенча.
Рөстәм Миңнеханов тикшерү нәтиҗәләре буенча һәр объектны киләчәктә эксплуатацияләү турында коллегиаль карар кабул итәргә кушты. Хәзерге вакытта 39 гариза судка тапшырылган, шулардан 31е – эшчәнлекне туктатып тору турында, 8е – янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге законнарны бозуларны бетерү турында.
Казанда 77 объекттан 49ында 847 янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланган, шул исәптән ГХМ белгечләре бәяләмәләре нигезендә 22 объектта кагыйдәләр асылда бозылган. Судка15 объектның эшчәнлеген туктатып тору турында дәгъва җибәрелгән, шул исәптән «АС Менеджмент» идарәче компаниясенең ике сәүдә үзәге. Бу – «Меггамебель (Себер тракты ур., 34), анда 265 очрак ачылган һәм «Алтын» сәүдә үзәге (М. Сәлимҗанов ур.,5), анда – 36 очрак.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 25 мартындагы 272 номерлы карарын гамәлгә ашыру эшен башкару буенча йөкләмәләр бирде.