Татарстан Республикасында күп еллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертә башладылар

2015 елның 11 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында күп еллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертә башладылар, бүгенге көнгә 55 мең гектарга ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан РеспубликасыПремьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ашлама кертү эшендә республикада 30 самолет, 80 пневмоход һәм башка техника кулланыла.

ТР авыл хуҗалыгы министры 2012-2014 елларда республика кырларына ашлама кертү динамикасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2015 елның 10 апреленә Татарстанда уртача гектарга 23,7 кг гамәлдәге матдә җыелган.

Республикада әче туфрак өлеше зур, дип әйтте Марат Әхмштов, бу якынча 1,4 млн. гектар, һәм уңыш алу өчен, мондый туфракка күбрәк ашлама кирәк. Хуҗалыклар әлеге чыгымнарны республика бюджетына күчереп булмаганын аңларга тиешләр, дип әйтте министр.

Марат Әхмәтов шулай ук 2011 елдан ашламаларга бәяләр үзгәрү динамикасы белән таныштырды. Әгәр дә 2011 елда гамәлдәге матдәнең килограммы 27 сум торса, 2012 елда – 31 сум/кг, 2015 елда – инде 46 сум/кг. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International