Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә булды. Ул Татарстан урамындагы 20нче йорттагы элеккеге тегү фабрикасында урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата йөрделәр.
"Штаб" креатив резиденциясе арт-директоры Михаил Егошин сүзләренчә, резиденция татарстанлылар иҗади идеяләрен чынга ашырырга мөмкинлек бирүче мәйданчык. Рәсми ачылу көненә хәтле үк биредә берничә иҗади чара узды, әйтик, "Доброе утро, Татарстан" дигән фотокүргәзмә узган һәм "Татарстан инициативалары картасы" проектын тәкъдир иттеләр.
Проект арт-директоры билгеләгәнчә, резиденцияне рәсми рәвештә ачу апрель азагына каралган. Хәзер резидентларны җәлеп итү эше алып барыла. "Бүгенге көндә 50дән артык гариза алынган. Без биредә 15кә якын резидент урнаштырырга планлаштырабыз", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әзерлек эшләре барышы белән танышты һәм резидентларга тәкъдим ителүче шартлар белән кызыксынды. Ул мондый креатив мәйданчык булдыру идеясе Татарстан өчен яңа һәм кызыклы икәнен ассызыклады.