Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Космонавтика көне белән котлавы

2015 елның 12 апреле, якшәмбе
Бүген татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Космонавтика көне белән котлады.

“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!

Космик киңлекләрне яулау XX гасыр тарихының онытылмас битләре булды. Кешенең космоска беренче очышы цивилизация үсешендә яңа эраны ачты, бу фәнни-техник ачышның безнең ватандашларыбыз тарафыннан тормышка ашырылуы белән без хаклы рәвештә горурланабыз.

Татарстан тарихы космонавтикага бәйле вакыйгалар белән тулы. Безнең илнең ракета двигательләре төзелеше Казанда туган. Нәкъ менә бездә Сергей Королев һәм Валентин Глушко илдә беренче ракета двигательләре кафедрасын ачтылар. Хәрби-сәнәгать комплексының күп предприятиеләре космик корабльләр өчен приборлар булдырдылар. Космик аппаратларның генераль конструкторлары исеме безнең республика белән бәйле.

Казанда “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” халыкара күргәзмәләре уздырыла. Безнең республикада балалар авиа- һәм ракета модельләштерүе белән ешрак шөгыльләнә башладылар, ә узган ел Казанда Аэрокосмик белем бирү үзәге ачылды.

Татарстан башкаласы Россия аэрокосмик тармагын үстерүче булып калсын өчен бүген безгә барлык көчебезне куярга кирәк. Ышанам, тәҗрибә, профессиональлек һәм эшкә җаваплы караш бу тармак белгечләренә уңышларга ирешүгә, космик киңлекләрне үзләштерүне дәвам итәргә ярдәм итәчәк.

Космик тармакта хезмәт итүчеләрне, барыгызны да Космонавтика көне белән котлыйм! Сезгә тынычлык, оптимизм һәм киләчәктә уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International