Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков белән очрашты

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  РФ Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Шестаков Казанда спорт инфраструктурасы үсеше турында сөйләштеләр. Халыкара самбо федерациясе президенты ассызыклаганча, шәһәрдә күп төрле спорт комлпекслары эшли һәм массакүләм спорт өчен файдаланыла.

Моннан тыш, яклар республикада спортив бер-бергә көрәш үсеше темасына сөйләштеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Шестаков Татарстанда самбоның агымдагы торышы һәм алга таба перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International