Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2015 елның 1 июленнән РФ Социаль иминият фонды татарстанлылар өчен түләүләрне башлый
2015 елның 14 апреле, сишәмбе
2015 елның 1 июленнән Татарстан территориясендә РФ Социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) пилот проекты башлана һәм пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә Дәүләт учреждениесе филиаллары — РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге түләячәк.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Аның сүзләренчә, вакытлыча эшкә яраксызлык (больничныйлар), йөклелек һәм бала табу, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала туган очракта, бала караган өчен, производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял өчен түләүләр схемасы тулысынча үзгәрә.
“Проектның төп максаты – эшләүче гражданнарны, алар хезмәт куя торган оешманың матди хәленә карамастан, гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итү”, – дип билгеләде ул.
Бүгенге көндә “Турыдан-туры түләүләр” проекты Россиянең 10 төбәгендә тормышка ашырыла. Татарстан бу проектка 1 июльдән Белгород, Ростов һәм Самара өлкәләре белән керәчәк.
“Пилот проекты барышында барлык предприятиеләр һәм оешмаларда РФ Социаль иминият фондына иминият кертемнәрен түләү системасы үзгәрә. Яңа схема буенча эш бирүчеләр мәҗбүри социаль иминиятнең ике төре буенча да тулы күләмдә иминият взнослары түләргә тиеш була”, диде Рамил Гайзатуллин.
Пособиеләрнең күләме дә, аларны исәпләү формуласы да үзгәрми, бары тик Социаль иминият фонды белән эш бирүче һәм иминиятләнгән хезмәткәр арасындагы бәйләнеш схемасы гына үзгәрә, дип ассызыклады ул.
Хезмәткәр шулай ук эш бирүчегә пособие хокукына ия булуын раслый торган документлар (эшкә яраксызлык турында кәгазь, бала туу турында белешмә яисә пособиенең төренә карап башка документлар) тапшырырга тиеш. Шулай ук хезмәткәр пособие күчерелергә тиешле банк реквизитларын яки почта адресын күрсәтеп гариза язарга тиеш була.
“Эш бирүче, үз чиратында, әлеге документларны, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, фондның төбәк бүлеге филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә хезмәткәргә пособие акчасын күчерергә тиеш була”, – дип сөйләде Рамил Гайзатуллин.
Тулырак мәгълүмат белән www.fss16.ru сайтының “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты бүлегендә танышырга мөмкин.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз