Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Виней Салдана: СПИД эпидемиясен бетерү буенча Россиянең беренче төбәге булырга Татарстанның бөтен мөмкинлекләре бар
2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Татарстанның якындагы өч елда СПИД эпидемиясен бетерү өчен барлык мөмкинлекләре бар. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә ЮНЭЙДС төбәк офисы директоры Виней Салдана белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искә төшерәбез, ЮНЭЙДС ВИЧ һәм СПИД эпидемиясе һәм аның нәтиҗәләре белән һәрьяклап көрәшү өчен булдырылган БМО оешмасы булып тора.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, ЮНЭЙДС кебек оешмалар ярдәмендә, кешеләр, ә беренче чиратта яшьләр, сәламәтлек, ВИЧ һәм СПИДны кисәтү мәсьәләләренә игътибар бирә, дип билгеләде.
ТР Премьер-министры ассызыклаганча, бүген Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына нәкъ 100 көн калды. Зур халыкара ярышлар үткәрү кысаларында, ЮНЭЙДС 21гасыр афәтенә каршы көрәшне пропагандалау мәсьәләләрендә Татарстан белән актив хезмәттәшлек итә, - дип искә төшерде Илдар Халиков.
“Сез СПИД ны кисәтү һәм иртәрәк ачыклау буенча зур эш алып барасыз. Шул исәптән Татарстанда да. Гражданнар ВИЧ-инфекция буенча тест үткәрүне алар өчен бик кирәк һәм мөһим булуын аңлыйлар”, - диде ТР Премьер-министры.
Виней Салдана ТР Премьер-министрына каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм ЮНЭЙДС оешмасы Татарстан белән беренче елын гына хезмәттәшлек итми, шул исәптән мөһим халыкара спорт ярышларын уздыру вакытында, дип өстәде.
“Мин Россиядә бу өлкәдә 20 ел эшлим. Татарстандагы кебек квалификацияле һәм югары дәрәҗәдә эш оештырылуын күргәнем юк әле. Республикада ВИЧ-инфекциялеләрне ачыклау чыннан да ешрак очрый. Әмма монда дәвалау Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң яхшы дәрәҗәдә”, - диде Виней Салдана.
Виней Салдана Татарстанның СПИД проблемасын тулысынча хәл итә алырлык Россия төбәкләренең берсе булуына ышаныч белдерде. Бу якындагы өч елда тормышка ашарга мөмкин.
Бүгенге көндә Россиядә 700 дән артык СПИД белән авыручы дәвалауга мохтаҗ. Андый авыруны дәвалау өчен бер елга уртача 70 меңнән 300 меңгә кадәр акча кирәк. Ә 10 ел элек дәвалау бәясе 1 млн. сумнан югары иде. “Без фармацевтика компанияләре белән бик күп сөйләшүләр алып бардык. Бүген бу эшнең нәтиҗәсен күзәтә алабыз”, - диде Виней Салдана.
Очрашуда шулай ук ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һ.б. катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
декабрь, 2024 ел
Алексей Песошин Татарстанның «Ел юристы» 2024 юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруда катнашт
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының «Ел юристы» 2024 юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара гадәттәгечә Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасында узды.
30
ноябрь, 2024 ел
Татарстанда техниканы 2025 елгы кыр эшләренә әзерләү бара
Татарстан Республикасы кырларында орлыкка кукуруз, көнбагыш җыю, чөгендер чыгару төгәлләнеп килә. Эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 15 объектта дәвам итә, эшләр 734 объектта тәмамланган
Бүген киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
28
ноябрь, 2024 ел
Алексей Песошин БДБ илләренең Гепатопанкреатобилиар хирурглары ассоциациясе конгрессында катнашучыларны сәламләде
Бүген иртән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин БДБ илләре Гепатопанкреатобилиар хирурглары ассоциациясенең «Гепатопанкреатобилиар хирургиянең актуаль проблемалары» XXXI халыкара конгрессын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Исегезгә төшерәбез, 31 нче конгресс озак еллар Казанда эшләгән күренекле рус һәм Совет хирургы Александр Васильевич Вишневскийның тууына 150 ел тулуга багышланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз