Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Энергетика министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Утырыш «Россия сегодня» ХМАның мультимедиа матбугат үзәгендә узды.
Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының киңәйтелгән коллегиясенең йомгаклау утырышында 2014 елга йомгак ясалды һәм 2015 елда ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре билгеләнде.
Утырышта федераль хакимият органнары, ягулык-энергетика комплексы компанияләре вәкилләре, Россия Энергетика министрлыгының Иҗтимагый советы һәм департаментлары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ министры Михаил Абызов, Россия Энергетика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, «Россия Саклык банкы» ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф катнашты.
Төп нотык белән РФ энергетика министры Александр Новак чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Евросоюз һәм АКШ керткән санкцияләргә һәм башка кыенлыкларга карамастан, ҖЭК тармакларының төп күрсәткечләре тотрыклы һәм фаразларга туры килә.
Энергетика министры сүзләренә караганда, төп бурычларның берсе – Кырым энергетика системасын Россия энергетикасына интеграцияләү.
Тагын бер мөһим бурычны – ҖЭК тармакларында технологияләр импортын алмаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен һәр юнәлеш буенча критик технологияләр билгеләнгән.
2015 елда РФ Энергетика министрлыгының төп эш юнәлешләреннән тагын берсе: Россия Энергетика стратегиясен корректировкалау, ҖЭК тармаклары үсешенең генераль схемаларын әзерләү, ҖЭК дәүләт мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү, Калининградны энергия белән тәэмин итү һәм Футбол буенча бөтендөнья чемпионатының энергетика объектларын әзерләү мәсьәләләрен хәл итү.
Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ министры Михаил Абызов, Герман Греф башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай ук нотык белән чыгыш ясады, ул регионның энергетика өлкәсен үстерү чаралары турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, регион икътисадының төп юнәлеше – нефть чыгару. Татарстанда 33 млн. тонна нефть чыгарыла, шул нефть чыгару компанияләре арасында: «Татнефть» ААҖ, шулай ук кече нефть компанияләре (соңгылары гомуми күләмнең 20%ын чыгара).
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2014 елда нефть соңгы 20 ел белән чагыштырганда максималь күләмдә чыгарылды (33 млн. тонна).
2014 ел азагына регионның барлык нефть компанияләре юлдаш нефть газын утильләштерү буенча 95% дәрәҗәсенә чыкты, диде ул. Нефть ятмалары бик яхшы өйрәнелгән һәм разведкаланган булуга карамастан, республика территориясендә ел саен барлык нефть компанияләре буенча запасларны киңәйтелгән рәвештә торгызу гамәлгә ашырыла. «Татнефть» компаниясендә чимал базасын торгызу 143% тәшкил итте, кече нефть компанияләре буенча – 147%, арту өлеше геологик разведка эшләренә туры килә – 54%, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, республика ятмалары буенча кыен чыгарыла торган запаслар өлеше бүген – 78,4%, төп ятмаларны эшкәртү дәрәҗәсе буенча – 85%тан артык. Ел саен «Татнефть» компанясе 200дән артык патент терки.
Татарстан углеводородларның чимал базасын арттыру буенча зур потенциалга ия, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республикада әле аеруча үзле нефть һәм сланец нефте ятмаларыннан нефть чыгаруга аз җәлеп ителә. Хәзерге вакытта Ашалчы ятмасының аеруча үзле нефте тәүлегенә 1050 тонна чыгарыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Быел 445 мең тонна аеруча үзле нефть чыгару планлаштырыла, ә 2017 елга ул 2 млн. тоннага җитәчәк.
Шулай ук сланец нефте ятмаларын өйрәнү дәвам итә. 2014 елда «Татнефть» компаниясе дәүләт балансына 26 млн. тонна сәнәгать категориясендәге сланец нефте запаслары куелган.
Республикада нефть сервисы өлкәсендә импортны алмаштыру проблемасы уңай хәл ителә, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Казан федераль университеты белән бергә сейсмомониторинг өлкәсендә аппарат-технология комплекслары җитештерү гамәлгә кертелә.
Рөстәм Миңнеханов проблемалы мәсьәләләрне дә санап үтте.
Нефть чыгару процессын норматив регламентлау максатларында 2014 елда нефтьне исәпкә алуның бердәм кагыйдәләре эшләнгән.
Моннан тыш, хәзер аеруча үзле нефть ятмалары өчен экспорт пошлинасының 10%лы түбәнәйтелгән ставкасы 2022 елга кадәр генә кулланыла. «Татнефть» һәм кече нефть компанияләре аеруча үзле нефть ятмаларын тизләтелгән рәвештә үзләштерергә җыеналар. Шуңа күрә законнарга нефть ятмасын эшкәртә башлаган елдан алып шушы ташламаны 10 елга кадәр куллану хокукы бирә торган үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, геологик разведка эшләрен үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, нефть чыгару катламнарын аттыруның яңа методларын гамәлгә кертү механизмын булдырырга кирәк, аның нәтиҗәсе эшкәртелми яткан рентабельле булмаган ятмаларны җәлеп итү булачак.
Бүген Татарстанда алар Россия нефть эшкәртү күләменең 6%ын тәшкил итә, диде Рөстәм Миңнеханов, 2006 елда без 6,8 млн. тонна нефть эшкәрткән булсак, 2014 елда – 17 млн. тоннага якын. Нефть чыгару күләмендә экспорт өлеше 62дән 39%ка кадәр кимеде.