Рөстәм Миңнеханов «Федеральная Сетевая Компания ЕЭС» ААҖ идарәсе рәисе Андрей Муров белән очрашты

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Федеральная Сетевая Компания ЕЭС» ААҖ идарәсе рәисе Андрей Муров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Муров Татарстан белән «ФСК ЕЭС» ААҖ арасында хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук республика энергетика тармагын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры урынбасары Рашат Галимҗанов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International