Рөстәм Миңнеханов һәм Элла Памфилова Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты эше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Элла Памфилова белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Элла Памфилова Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты эше мәсьәләләре һәм төбәктә кеше хокукларын үтәү турында фикер алыштылар.

Элла Памфилова Казанга Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы утырышында катнашу өчен килде. Чара “Корстон” КСККда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International