Татарстанда “Дуслык” ордены булдырыла

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының бүгенге утырышында “Татарстан Республикасында халыкара адреслы социаль ярдәм турында”гы Татарстан Республикасы законының 51 нче маддәсенә һәм “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы 101-5 нче номерлы ТР закон проектын кабул ителде. Аның нигезендә, ТРның халыкара абруен, ТР һәм чит ил дәүләтләре, РФның башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары, ТРның көчле алга китешенә ярдәм иткән сәүдә, икътисади, фәнни, техник, социаль, мәдәни элемтәләрне һәм сәнәгать куәтен, нәтиҗәле инвестиция, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Дуслык” ордены белән бүләкләү каралган.

ТР Президентының дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Фәридә Волкова чыгышында: “Татарстан дәүләт бүләкләре системасында республиканың иң югары дәүләт бүләге булып “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены санала иде. Татарстан дөньядагы башка дәүләтләр белән хезмәттәшлекне арттыра, төбәкара хезмәттәшлек тә актив рәвештә үсеш кичерә. Әлеге элемтәләрне ныгытуда зур тырышлык куючы затлар дәүләт дәрәҗәсендә бәяләнергә тиеш”, - диде. Закон проектын парламентка ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International