Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай халык Республикасының Үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ху Цзуцай белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин, Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Алексей Цыденков, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Ху Цзуцай Кытай һәм, Россия регионы буларак, Татарстан арасындагы киләчәк хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты.Әңгәмә барышында яклар «Мәскәү-Казан» тиз йөрешле магистрален төзү темасына да кагылдылар, бу проектта Кытай коллегалары катнашырга планлаштыра.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов тиз йөрешле челтәргә бәйле Россия субъектлары һәм шәһәрләре ассоциациясе төзү турындагы меморандумга имза салды.
Искәртәбез, бүген Казанда тиз йөрешле магистральләр өлкәсендә хезмәттәшлек буенча эш төркеме утырышы узды.