Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2015 елның I кварталында Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре күләме 100 млрд сум чамасы тәшкил итте
2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Агымдагы елның I кварталында тулаем төбәк продукты кимеде һәм узган елгы шушы ук вакыттагының 99,6 процентын тәшкил итә. Гыйнвар-март айларында республиканың 25 проценттан артык предприятиесе 16,7 млрд сум чыгым белән эшләгән.
Бүген ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының 2015 елның I кварталында бюджет үтәлеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар буенча республикакүләм киңәшмәсендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шундый мәгълүмат белдерде.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында муниципаль бермәлекләр җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, I кварталда Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре күләме 100 млрд сум чамасы тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 10 процент тәшкил иткән. Шулай да икътисадтагы тискәре тенденцияләр якын арада бюджет керемнәрендә чагылачак, дип саный ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Шуңа күрә республикада катгый финанс дисциплина,бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итү, хезмәт хакларын һәм социаль пособиеларне вакытында түләү, ташламалы категориягә керүчеләрне дарулар белән тәэмин итү һ.б. зарур, - дип ассызыклады ул.
“Икътисади үсешкә ирешү өчен икътисадны модернизацияләү, эчке һәм тышкы инвестицияләрне җәлеп итү, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча эшләрне дәвам итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан икътисадының ныклы үсешен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын оператив рәвештә тулыландыру һәм агымдагы вазгыять буенча үзгәртү зарур, дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
«Кемдер хәзердән үк кризисны җиңдек дип белдерә. Тынычланмагыз!» - диде, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов.
“2015 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда салым керемнәрен арттыру тенденциясе сакланган. Узган ел белән чагыштырганда, ул 10 процентка артты, шул исәптә консолидацияләнгән бюджетка юнәлдерелгәне - 5 процент чамасы. Бу барлык бюджетлар буенча фаразланган салым керемнәрен тулы күләмдә үтәү мөмкинлеге бирде”, - дип белдерде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, 2015 елның I кварталында Татарстанның консолиацияләнгән бюджетына 43,4 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керем кергән. Республика бюджетына 34,8 млрд сум күләмендә үз кереме мобилизацияләнгән, җирле бюджетларга - 8,6 млрд сум.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз