Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты. 2014 елда Россия Юстиция министрлыгының һәм ТРда аның ведомствосындагы федераль хезмәтләр эше нәтиҗәләренә, шулай ук 2015 елга бурычларына багышланган киңәшмә барышында яклар законлылык һәм хокук тәртибе өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында Александр Коновалов Татарстан коллегаларының нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән һәрвакыт практик һәм новатор ысуллары көтәләр, диде ул. Минситр сүзләренә караганда, бурычлар шул ук: закон чыгару процессын тәэмин итү, халыкка гарантияләнгән хезмәт күрсәтү, шулай ук коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенә контроль.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә барышында Александр Коновалов кешеләр күп була торган объектлар төзүне һәм эксплуатацияләүне тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын актуаль дип атады. «Федераль дәрәҗәдә дә, шулай ук региональ дәрәҗәдә дә законнар белән әлеге мәсьәлә җайга салынып бетмәгән. Инициатива, билгеле инде, актуаль. Иң мөһиме – ул дөрес һәм адекват бәяләнергә тиеш», - диде Александр Коновалов. РФ Юстиция министры билгеләп үткәнчә, өстәмә тәкъдимнәр әлеге закон чыгару инициативасы буенча эш алып барганда кертелергә тиеш.