Татарстан һәм Россия венчур компаниясе инновация проектларын финанслау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телиләр

2009 елның 20 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы һәм “Россия венчур компаниясе” (РВК) ААҖ инновация проектларын финанслау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Россия венчур компаниясе генераль директоры Игорь Агамирҗан белән очрашуы вакытында шул турыда сүз барды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының генераль директоры Айнур Айделдинов та катнашты.
Игорь Агамирҗан РВК эше һәм 2010 елга үсеш планнары турында сөйләде. Ул шулай ук РВК ның хосусый-дәүләти партнерлык кысаларында гомуми күләме якынча 19 млрд сум булган җиде венчур фонды оештыруын искәртте.
РВК тормышка ашырачак проектларның берсе – инновация проектларын әзерләү өчен, финанслау фонды булдыру.
Игорь Агамирҗан әйтүенчә, Татарстан Республикасы кебек төбәк инвестицияләр кертү өчен венчур партнерлыгы оештыруда җитди мәйданчык була ала.
Казанга килүе кысаларында РВК башлыгы инновацион идея һәм проектларны үстерү мәйданчыгы булган “Идея” технопаркы, ИТ-парк һәм Химград эшчәнлеге белән танышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International