Рөстәм Миңнеханов: Коррупциягә каршы күрелгән чараларга карамастан, конкрет үзгәрешләр турында сөйләргә иртә әле

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Коррупциягә каршы күрелгән чараларга карамастан, конкрет үзгәрешләр турында сөйләргә иртә әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утрышында хәбәр итте. «Коррупциягә каршы законнарны үтәү, бюджет акчаларын һәм дәүләт (муниципаль) милектәге мөлкәтне файдалану нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында» гы мәсьәлә карауга кертелгән иде. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Россия катлаулы заманнар кичерә, ул икътисадый санкцияләргә һәм милли валюта хакы төшүгә бәйле. Мондый шартларда икътисад үсеше резервларын югалтырга ярамый, шул исәптән коррупцион һәм бүтән хокук бозулардан да, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Совет эше хокук бозуларны профилактикалауга ярдәм итә, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 2014 елда инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча 2013-2014 еллар эчендә республикада 50 меңнән артык исәпкә алынмаган муниципаль милек объекты ачылган, алар буенча дәүләт теркәве документлары юк. Моннан тыш, 15 меңнән артык объект буенча милекчелек хокукын теркәү тәэмин ителгән, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бу күчемсез мөлкәт белән эшне тәртипкә салырга ярдәм итте, төрле бюджетларга өстәмә рәвештә 90 млн. сум акча тупланды.

Дәүләт мөлкәтенә аренда хокукына конкурс уздыру өчен мәйданчык булдыруны Рөстәм Миңнеханов тагын бер уңай мисал дип атады. Әлеге мәйданчык торглар даирәсен киңәйтә, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шулай ук процедураның ачыклыгын һәм киләчәк конкуренцияне яхшырта. Быел шул рәвешле 112 торг уздырылган. Рөстәм Миңнеханов бу эшне көчәйтергә һәм республиканың барлык территориясендә шушы практиканы таратырга кушты.

Коррупциягә каршы күрелгән чараларга карамастан, конкрет үзгәрешләр турында сөйләргә иртә әле, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул билгеләп үткәнчә, хокук бозулар саны кимеми диярлек. Социологик сорашып белешүләр нәтиҗәләренә караганда, соңгы елда һәр сигезенче сорашылган республика кешесе коррупция ситуациясенә тап булган. Хокук саклау органнары тарафыннан җинаять җаваплылыгына ел саен 250ләп кеше тартыла, прокуратура органнары тарафыннан 5 меңгә якын коррупциягә каршы законнарны бозу ачыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, кимчелекләрне анализларга һәм аларны минимальләштерү буенча чаралар күрергә кирәк.

Аннары утырышта катнашучыларга 2014 елда республика хокук саклау органнарның коррупциягә каршы эше нәтиҗәләре турында фильм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International