Рөстәм Миңнеханов “А Плюс Парк Алабуга” индустриаль паркында булды

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген “Алабуга” икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “А Плюс Парк Алабуга” индустриаль паркында булды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Татарстан Республикасы  икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрделәр. 

Рөстәм Миңнехановка 200 мең кв. метр мәйданлы индустриаль парк территориясендә производство биналарын төзү планлаштырылуы турында хәбәр иттеләр. Бөтен биналарны да халыкара таләпләр буенча төзиләр: заманча инженер челтәрләре, яктырту системалары һәм башка кирәкле коммуникацияләр.

Бүген 16 мең кв. м. мәйданлык беренче объект гамәлгә кертелде. Хәзерге вакытта 4 резидент компания анда үз производстволарын эшләтеп җибәрергә теләкләрен белдерделәр.

100 мегаваттка кояш модульләрен җитештерүче "Гелиотехника-Сириус" ҖЧҖ яңа проектка 5,5 млрд. сум инвестицияләр кертергә һәм 250 хезмәт урыны булдырырга әзер.

Азык-төлек упаковкасын җитештерүче "Данафлекс" ҖЧҖ шулай ук яңа бинада урын алмакчы. Планлаштырылучы инвестицияләр күләме – 4 млрд. сум, хезмәт урыннары – 320, табыш – елына 4,5 млрд. сум.

"Форд Соллерс Алабуга" ААҖ вәкилләре Рөстәм Миңнехановны полимерлардан ясалган экстерьер өлешләрен җитештерү проекты белән таныштырдылар. Бу максатка компания 255 млн. сум юнәлтә.

Кытай автомобильләрен җитештерүче “Алабуга Моторс” ҖЧҖ  - тагын бер потенциаль резидент. Предприятие җитәкчелеге яңа бинада җыю һәм буяу линияләрен урнаштырмакчы була. Инвестицияләр күләме - 191 млн. сум, планлаштыручы еллык табыш - 3,8 млрд. сум

Рөстәм Миңнеханов бөтен резидент компанияләрнең проект заявкаларын икътибар белән өйрәнергә йөкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International