Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Кадрлар резервы” Республика проектының 2013-2014 нче елгы финалистлары белән очрашты.
Очрашу барышында халыкның хокукый аңын арттыру, IT-кластерлар үсеше аша Татарстан Республикасы икътисады перспективалары һәм үсеше, Казан җиңел атлетика марафоны аша массакүләм спортны популярлаштыру, ТР яшьләренең электораль активлыгын арттыру кебек темалар күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп: “Бар җирдә дә кадрлар кирәк. Югары уку йортларында белем алучы, иҗтимагый оешмалар составындагы лидерларны ачыклый торган мондый эш рәвешен әһәмиятле дип саныйм. Әлеге форма аша яшьләргә күнекмәләр алу өчен шартлар, уңайлы мохит, үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырабыз”, - дип белдерде. Татарстан лидеры әйтүенчә, яшьләрнең танылуы, үз-үзен күрсәтү өчен республикада төрле программалар гамәлдә. “Кеше капиталы – көндәшлеккә сәләтле өстенлекләрнең берсе. Татарстанның да күп кенә бурычларны хәл итүгә сәләтлелеге, икътисад, мәгариф потенциалыннан тыш, кеше капиталына да бәйле. Безнең үз белгечләребез җитәрлек, әмма безгә перспективалы кадрларны стажировкага җибәрү өчен, остазлар, мөгаллимнәр кирәк, дип, ул Мәскәүдә, башка илләрдә дә безнең вәкилләребез байтак булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бер яктан, без югары потенциалга, компентенциягә ия кадрларны югалтачакбыз, икенче яктан караганда, бу безнең кешеләр, алар барыбер безгә файдалы булачак. “Чынлыкта исә бар әйбер хәрәкәт итәргә, ә төше монда булырга тиеш”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
“ТР Иҗади яшьләр академиясе” оешмасы президенты Валентин Шихобалов Рөстәм Миңнехановка шушы очрашуны оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде. “Проект Татарстанда танылырга теләгәннәр өчен социаль лифт буларак популярлашты”, - диде ул.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә “Кадрлар резервы” проектында катнашучылар арасында ТР дәүләт хакимияте органнарында эшләүчеләре шактый. 50 дән артык резервист ТР дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылган, шул исәптән Президент Аппаратына, Министрлар Кабинетына, төрле министрлыкларга. 60 тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә урнашкан. 100 дән артык кеше төрле иҗтимагый берләшмәләрне җитәкләгән. 60 тан артык кеше Россиянең мәгариф системасында эшли. “Кадрлар резервы” Татарстанда яшәп, төрле өлкәләрдә үсеш алырга теләгән яшьләрнең шәхси һәм эшлекле үсеше өчен кулай мәйданчык булып тора”, - дип билгеләп узды Валентин Шихобалов.
Очрашу барышында проект финалистларының кайберләре үз проектларына тукталды. Җиңел атлетика марафоны турында Рөстәм Миңнеханов спорт белән активрак төстә шөгыльләнер өчен аның халыкка уңай сигнал булачагын билгеләп узды. Ул бу чарага Россиянең башка шәһәрләреннән дә студентларны җәлеп итәргә киңәш итте. Очрашу барышында хәбәр ителгәнчә, анда 3 меңләп кеше катнашуы көтелә. Проект әйдаманнары фикеренчә, бу марафонны быел үткәрсәк, алдагы елларда анда катнашу өчен яшьләрне үгетләргә дә туры килмәячәк.
Татарстан лидеры “менталь карталар” дип исемләнгән проектка да кызыксынуы уянуын белдерде. Аның фикеренчә, “Электрон Татарстан” ТР муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталында республикада гамәлгә ашырыла торган программалар буенча халыкның социаль төркемнәре өчен аңлатмалар белән махсус бүлек булдыру мөмкин булыр иде. “Порталны тагын да үтемлерәк итәргә кирәк, аңа ихтыяҗ булачак. Моннан тыш, халык өчен "кайнар линия"не дә оештырырга мөмкин булыр иде, анда сорауларга волонтерлар җавап бирер иде. Без бу юнәлеш үсешенә теләктәшлек күрсәтәчәкбез”, - дип ышандырып куйды Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан лидеры очрашу барышында билгеләп узганча, Татарстанда фәнни-тикшеренү базасын үстерергә кирәк. “Университетлар алар белем бирү үзәкләре генә түгел, тикшеренү, эшләнмәләр үзәкләре дә булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
“Кадрлар резервы” проекты финалистлары очрашуга проектның иң яхшы мизгелләре төшерелгән фотоколлаж алып килгән иде. Рөстәм Миңнеханов очрашудан якты хатирә итеп, фотоколлажга автографын куйды.
“Кадрлар резервы” проекты социаль әһәмияткә ия эшчәнлек өчен яшь лидерларны сайлап алу, өйрәтү буенча республикада алып барыла торган киңкүләм эшнең бер өлешенә әверелде. Проект 300 дән артык кешегә тормышта үз урынын табарга юллама бирде, алар проектта катнашу нәтиҗәләре буенча үзләренең карьера хыялына якынлашты. Проектны 5 ел тормышка ашыру дәвамында 1400 ләп кеше укытылган, 38 проект гамәлгә ашырылган һәм 1200 дән артык социаль акция үткәрелгән.