Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2013 елдан алып 21 апрель көнне Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Бу хактагы Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2012 елның 10 июнендә имза салды.
Бүген Татарстанда 956 муниципаль берәмлек бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 911 җирлек, шулардан – 872се авыл җирлеге.
Җирле үзидарә – хакимиятнең ышанычлы терәге, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, республикада хакимиятне федеральгә, республиканыкына һәм муниципальгә бүлмиләр, чөнки һәр хакимиятнең төп бурычы – гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру, теге яисә бу хакимият эшли торган территория өчен җаваплылык.
2015 ел – регион өчен үзенчәлекле ел, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, алда безне җирле үзидарә вәкиллекле органнарына сайлаулар көтә, Бердәм сайлау көнендә 7710 депутат сайлыйсы бар (2015 елның 13 сентябре).
Очрашу барышында татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, бу программалар арасында: «Парклар һәм скверлар», күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, «Чиста су» программалары, авылларда яктырту системаларын торгызу программасы, каты өсле авыл юллары салу программасы һәм башкалар. Моннан тыш, җирле үзидарә хезмәткәрләре статусы, кадрларны укыту һәм квалификациясен күтәрү, ТИҮ (территориаль иҗтимагый үзидарә) җитәкчеләренә түләүләр турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров хәбәр иткәнчә, бүген ҖҮСның тугызынчы съездында куелган бурычлар гамәлгә ашырыла. Болар – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар һәм урыннарда муниципаль органнарны формалаштыру.
Минсәгыйт Шакиров шулай ук социаль программалар җәһәтеннән болай диде: «Бу программалар саны бик күп, алар барысы да кешеләрне кайгыртып гамәлгә ашырыла, - диде ул, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Барлык муниципаль бергәлек исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм».