Татарстанда грипп белән авыру соңгы 10 елда 40 тапкырга кимегән

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән 20-25 апрель көннәрендә Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Европа иммунизация атналыгы уздырыла. Аның төп максаты – халыкка прививкалар ясатуның әһәмиятен аңлату, иммунизация өстенлекләренә игътибар юнәлтү. Акция “Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерергә!” шигаре астында уза.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, профилактик прививкалар йогышлы авыруларны булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып кала бирә. “Безнең илдә профилактик прививкалар календаре гамәлдә. Календарь исемлегенә йогышлы 12 төр авыруга каршы прививкалар кертелгән. Алар арасында В гепатиты, туберкулез , бума ютәл, полиомиелит, дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, кызамык, эпидемик паротит, кызылча, грипп, гемофиль инфекция һәм пневмококк инфекциясе бар”, – дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм әлеге исемлектәге авыруларга каршы прививкаларның бушлай ясалуын ассызыклады.

Фәридә Яркәева билгеләп узганча, профилактик чаралар ярдәмендә былтыр Татарстанда йогышлы авырулар саны 34,2 процентка кимегән, дифтерия, кызылча, полиомиелит, йогышлы тартышу авыруы очраклары исә бөтенләй теркәлмәгән.

Узган гасырның 90нчы елларында, халыкны вакцинацияләү колачы кимү белән бәйле рәвештә, республикада дифтерия белән авыруның 600 очрагы теркәлгән. Ул чакта оештырылган санитар-эпидемиологик хезмәтнең халыкның олы яшь категориясен массакүләм төстә вакцинацияләве генә хәлне тотрыклыландыра. 2010 елдан бирле исә Татарстанда дифтерия белән авыруның 1 очрагы да теркәлмәгән.

Халыкны иммунизацияләү буенча өстенлекле милли проект кысаларында соңгы 9 елда вируслы В гепатитына каршы 1,8 млн кешегә профилактик прививка ясалган. Нәтиҗәдә, кискен В гепатиты белән авыручылар саны 56 (!) мәртәбә кимегән. Соңгы 10 елда грипп белән авыручылар саны да 40 тапкырга азайган. Шунысына да игътибар юнәлтү кирәк: республика халкын гриппка каршы привикалар белән колачлау күрсәткече нибары 10 процентка (16 проценттан 26 процентка кадәр) арткан.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина китергән мәгълүматларга караганда, иммунизация ярдәмендә дөньяда йогышлы авырулардан үлүнең ел саен 3 млн.га кадәр очрагын булдырмый калырга мөмкин.

Республикада йогышлы авыруларны булдырмас өчен, халыкны вакцинацияләү колачын 95 процентка җиткерү зарур. “Күп кенә йогышлы авырулар саны буенча күрсәткечләр 95 проценттан да югары. Әмма бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Хәзер илләр, субъектлар арасындагы чикләр аша үтеп йөрү җиңел, шуңа йогышлы авыруларның республикага башка ил һәм төбәкләрдән үтеп керү куркынычы даими рәвештә саклана”, – диде Мария Патяшина.

Ул Татарстанда иммунопрофилактика өлкәсендә күзәтелгән кайбер проблемаларга да игътибар юнәлтте. Аның беренчесе – кызамык белән бәйле эпидемиологик хәлнең начараюы. Соңгы 3 елда республикада бу төр авыруның 57 очрагы теркәлгән. Ул прививка ясаткан кешенең йогышлы авыру белән чирләү мөмкинлеген кире какмады. “Әйе, бу мөмкин хәл, чөнки кеше прививканы инкубацион периодта ясаткан була ала. Әмма мондый очракта авыру инфекцияне барыбер бермә-бер җиңел һәм өзлегүләрсез кичерәчәк”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International