Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан халкына ОСАГО килешүен төзегәндә хокук бозулар турында “кайнар линия”гә хәбәр итү тәкъдим ителде
2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Россия банкы автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча иминият тарифларын үзгәртү турында карар кылды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта РФ Үзәк банкының ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, иминият тарифларының үзгәрүе 1 апрельдән үз көченә кергән ОСАГО турындагы законга төзәтмәләр белән бәйле. Әлеге закон нигезендә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә китерелгән тән казасы өчен иминият түләүләре 160 меңнән 500 мең сумга кадәр артты, шулай ук зыян күрүченең сәламәтлеген торгызуга юнәлдерелгән чыгымнарны каплау буенча яңа тәртип кертелде.
Иминият тарифларын үзгәрткәндә, курс аермасы белән бәйле рәвештә, автомобильләрнең запас частьләре бәяләре арту да исәпкә алынды, дип сөйләде Марат Шәрифуллин.
Чыгыш ясаучы билгеләп узганча, хәзер зыян күрүчеләрнең сәламәтлегенә салынган зарар өчен түләүләр РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган нормативлар буенча башкарылачак. Моңа кадәр иминиятчеләр зыян күрүчегә мәҗбүри медицина иминияте кысаларында каралмаган медицина хезмәтләре буенча гына чыгымнарын каплый иде.
Марат Шәрифуллин шунысына да игътибар юнәлтте: полис бәясе генә түгел, ә иминият түләүләренең күләме дә арта. Ул иминият оешмасы төрле сәбәпләр аркасында ОСАГО килешүе төзүдән баш тартса яки ирекле булган өстәмә иминият хезмәтләрен көчләп такса, автомобиль хуҗаларына бу төр хокук бозуларны теркәргә, шул исәптән видеоязма яки шаһитләрне файдаланып, һәм РФ Үзәк банкының ТР буенча Милли банкы бүлегенә яки 292-02-67 "кайнар линия"се буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
“Хәзерге вакытта ТР Прокуратурасы, Милли банк белән берлектә, бу төр хокук бозуларны ачыклау максатыннан, иминият оешмаларына рейдлар оештыра. Нәтиҗәдә, агымдагы елның соңгы кварталында ОСАГО килешүен төзүдән баш таркан һәм ирекле булган өстәмә иминият хезмәтләрен көчләп таккан өчен иминият компанияләрнең вазифаи затларын административ
җаваплылыкка тарту турында 12 беркетмә төзелде”, – дип сөйләде Марат Шәрифуллин. Административ хокук бозулар турындагы кодекста моның өчен 50 мең сум штраф каралган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз