Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Дмитрий Рогозин Казанда “Имин шәһәр” аппарат-программалы комплекс системасын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ихтыяҗлары өчен кирәкле заманча техника һәм кирәк-яраклар күргәзмәсен карады.
Экспозиция “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Кризиска каршы идарә үзәге” территориясендә урнашкан иде (Казан, Яруллин ур., 1.).
Болар янгын сүндерү һәм коткару техникасының иң яңа үрнәкләре, кар-сазлыкларда яхшы йөрүче техника, заманча янгын сүндерү автомобильләре, радиациядән саклау, элемтә, хәбәр итү машиналары һәм башка техника.
Алга таба Кризиска каршы идарә үзәгенең оператив дежур смена залында “Имин шәһәр” аппарат-программалы комплекс системасы күрсәтелде.
“Имин шәһәр” - аппарат-программалы комплекс, ул Россия шәһәрләре урамнарында күзәтүне һәм анда булган хәлләр белән идарә итүне тәэмин итә, бу система Гадәттән тыш хәллләр министрлыгы, полиция һәм башка экстрен хезмәтләр өчен билгеләнгән. “Имин шәһәр” аппарат-программалы комлекс торак пунктларда гражданнарның иминлеген тәэмин итү бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Аннан соң Дмитрий Рогозин “Имин шәһәр” аппарат-программалы комплекс системасын үстерү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге башлыгы Игорь Паньшин, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз