10 айда Татарстанда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 168 млрд сум, ягъни, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 33 процентка кимрәк акча кергән

2009 елның 24 ноябре, сишәмбе
2009 елның 10 аенда Татарстан Республикасында барлык дәрәҗәдәге бюджетларга, бердәм социаль салымны исәпкә алып, 168 млрд сум, ягъни, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 33 процентка кимрәк акча кергән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.
Керемнәрнең гомуми күләменнән федераль бюджетка - 62,5 млрд сум, республиканың консолидацияләнгән бюджетына 67,8 млрд сум (шуның 51,6 млрд сумы – Татарстан бюджетына, 16,2 млрд сумы – җирле бюджетларга) кергән.
Шул ук вакытта федераль бюджетка салымнар җыелу – 41 процентка (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда), Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салымнар җыелу 24 процентка кимегән.
Марат Сафиуллин шулай ук 10 айда тулай төбәк продуктының – 7 процентка, төяп озатылган продукциянең – 12 процентка кимүен (2008 елның шул ук чоры белән чагыштырганда) хәбәр итте.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы транспорт салымының һәм физик затларның керемнәренә булган салымнарның (НДФЛ) да күләме кимүен билгеләп үтте.
Шул ук вакытта предприятие һәм оешмалар милкенә салым (10%), җир салымы (4% ка) һәм физик затлар милкенә салым (47%) җыелуның үсеше күзәтелә.
2009 елның 10 аенда салым органнары оешма һәм предприятиеләргә 27 млрд сумны кире кайтарганнар (шул исәптән 21 млрд сум - өстәмә кыйммәткә салым).
Гражданнарга шул ук чорда социаль һәм милек салымнарын тотып калу рәвешендә якынча 2 млрд сум кире кайтарылган.
Гомумән алганда, бүгенге көндә республикада салымнар буенча 24 млрд сум күләмендә бурыч бар (ел башыннан аны якынча 1 млрд сумга киметүгә ирешкәннәр). Аеруча зур бурыч машина төзелеше, авиатөзелеш комплексына, төзелеш һәм сәүдә өлкәсенә караган предприятиеләрдә күзәтелә.
Контроль чараларның нәтиҗәләренә караганда, елның 10 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга өстәмә рәвештә (бюджетлар белән исәп-хисап ясау карточкасына күчкән пеняны исәпкә алмаганда) 7,2 млн сум, шул исәптән күчмә салым тикшерүләренең нәтиҗәләре буенча – 4,3 млрд сум кертелгән.
Марат Сафиуллин шулай ук декларация компаниясе нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Әйтик, 2008 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 1 – 5 млрд сумлык кереме булган 5 кеше, 1 миллиардка кадәр кереме булган 3 кеше һәм 500 млн сумга кадәр керемле 90 кеше теркәлгән.
Декларация компаниясе барышында керемнәрне декларацияләүгә өстәмә рәвештә 157 мең кеше җәлеп ителгән (алардан салымнар рәвешендә 726 млн сум алынган).

Тулырак мәгълүматны Сез әлеге сылтама буенча кереп таба аласыз - http://prav.tatar.ru/tat/file/press_release/pr_3159.doc
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International