Рөстәм Миңнеханов: Без Кубага Казан вертолет заводы һәм «КАМАЗ» продукциясен чыгарырга телибез

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы ныгып килүче Россия-Куба мөнәсәбәтләрендә тоташтыручы звено булырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясенең 13 нче утырышында хәбәр итте.

Утырыш Казанда «Корстон» КСККда узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Дмитрий Рогозин һәм Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас алып барды.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан һәм Кубаның багланышлары күптәнге, 1996 елдан алып Икътисадый хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. 15 елдан артык вакыт, 1999 елдан бирле Кубада Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли.

Татарстан Кубага вертолетлар, авиация техникасы, шулай ук «КАМАЗ» продукциясен җибәрә. Без Кубага «КАМАЗ» ААҖ автозаводы продукциясен җибәрергә телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, хезмәттәшлек нефть химиясе, шиналар җитештерү, машина төзелеше, вертолетлар төзү һәм башка өлкәләрдә гамәлгә ашырылырга мөмкин. «Безнең мөнәсәбәтләргә яңа импульс бирергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук хәбәр иткәнчә, Куба делегациясе әгъзаларының Казан вертолет заводына визиты йомгаклары буенча Кубада вертолетларга хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге булдыру мөмкинлеге карала. Казан вертолет заводы шулай ук Кубага «Ансат» җиңел вертолетлары да җибәреп тора алыр иде, дип белдерде ул. Бүген Куба коллегалары белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хезмәттәшлек турында сүз алып бардык, диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов туризм һәм спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекне дә перспектив дип атады.

Ул Дмитрий Рогозинга һәм Рикардо Кабрисаска чираттагы Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышын уздыру урыны итеп Казанны сайлап алганга рәхмәт белдерде.

Үз чиратында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Дмитрий Рогозин хәбәр иткәнчә, бүген регионнарны Россия һәм Куба мөнәсәбәтләренә җәлеп итәргә кирәк. Регионнарның бу хезмәттәшлектә катнашуы эшлекле һәм прагматик булырга мөмкин, диде ул.

Бүгенге Куба-Россия мөнәсәбәтләренә, дип белдерде Дмитрий Рогозин, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кубага 2014 елның июлендәге визиты яңа көчле импульс бирде.

Без Рикардо Кабрисас белән очрашуларны утырышлар форматында гына түгел, бүтәнчә дә, ягъни министрлыклар вәкилләре, регионнар губернаторлары катнашында да уздырырга сөйләштек, диде Дмитрий Рогозин.

Дмитрий Рогозин шулай ук Куба вәкилләрен Санкт-Петербургта халыкара икътисадый форумда (2015 елның 18-20 июне), шулай ук «Технопром» форумында (2015 елның 5-6 июне, Новосибирск) катнашырга чакырды.

«Без Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне барлык өлкәләрдә дә ныгытырга телибез», - дип белдерде утырыш барышында Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International