Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Министрлар Кабинетында җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеккә ирешүе турындагы килешү имзаланды
2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты, Муниципаль берәмлекләр советы һәм ТР муниципаль районнары арасында 2015-2017 елларда республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүе турындагы килешүне имзаладылар.
Документка кул куяр алдыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанда җирле үзидарә органнарының гына түгел, ә министрлыклар һәм ведомстволарның да бердәм эшчәнлекне бәяләү мониторингы системасы формалашуын искәртте. “Бүген 2014 ел буенча 67,4 процент күләмендә төп индикаторларның үтәлешен күрәбез. Ул 2013 елдагыча”, - дип ассызыклады ул.
ТР Хөкүмәте башлыгы, 2015 елда республика җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәя бирүнең яңа системасына күчә, дип билгеләп үтте. “Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республика Хөкүмәте белән Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан муниципаль берәмлекләр башлыкларын җәлеп итеп, җитди эш башкарылган. Килешүгә өстәмә 12 күрсәткеч кертелгән. Сезнең тәкъдимнәрдә муниципаль берәмлекләр алдына куелган бурычлар чагыла иде һәм алар исәпкә алынды. Алар барысы да җирле үзидарә органнарын яхшы күрсәткечләргә стимуллаштыруны максат итеп куя”, - дип ассызыклады И.Халиков.
Татарстан икътисад министры Артем Здунов белдергәнчә, җирле үзидарә эшчәнлеген бәяләү принцибы федераль дәрәҗәдә республика эшчәнлеге бәяләнә торган индикаторларга нигезләнә. Төбәкнең федераль дәрәҗәдәге позициясе Килешүләр үтәлешенең сыйфатына бәйле”, - дип билгеләп үтте ул.
2014-2016 елларга төзелгән килешүләргә федераль күрсәткечләр һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсеш программасы күрсәтечләренә бәйле 12 күрсәткеч кертелгән, диде Здунов. “Алар муниципаль берәмлек үсешенең төп мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Килешүдәге күрсәткечләр халыкның яшәү дәрәҗәсен, тораклы булуын, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү дәрәҗәсен, транспорт инфраструктурасын, белем дәрәҗәсен чагылдыра”, - дип аңлатма бирде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр үтәлеше уртача дәрәҗәдә, Зәй районы һәм Чаллы шәһәренең күрсәткечләре уңышлы, дип белдерде ул.
Килешүне имзалаганнан соң, Илдар Халиков, нәтиҗә ясап кына калмаска, ә яхшы күрсәткечләрне киңәшмәләрдә билгеләп үтү зарур, дигән фикер әйтте.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз